Путин коронавирус пандемиясе хөкем сөргән бер мәлдә гаиләләргә ярдәм кулы сузарга чакырган

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, хезмәт базары әле торгызылмаган, эшсезлек кризиска кадәрге чордагыга караганда югарырак дәрәҗәдә кала бирә, керемнәр кимеде, шуңа күрә гаиләләргә ярдәм кирәк. Бу хакта РИА Новости яза.

“Хезмәт базары әле торгызылмаган. Эшсезлек дәрәҗәсе, кызганычка, кризиска кадәрге чордагыга караганда югарырак дәрәҗәдә. Тенденция тулаем алганда уңай, әмма базар әле торгызылмаган. Хезмәт хаклары да әкренләп арта. Ләкин пандемия чорында гаиләләрнең кереме кимеде. Шуңа мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә, 1 сентябрьгә мәктәпкә тиешенчә әзерләү өчен, ярдәм кулы сузарга кирәк”, – дигән ул Россия Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар советы утырышында.


Фикер өстәү