Планета буйлап инфляция атлый

Дәүләтләр арасында үзара киеренкелек арткан, дипломатлар санкцияләр алмашып һәм чик буена гаскәрләр туплап сөреп-ызгышып яткан бу көннәрдә халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәя бара. Үзәк банкларның акча басып ярышулары кешеләрнең хәлен яхшыртмый – бәяләрне өскә чөя. Үткән атнада ашлык биржаларында бөртеклеләргә бәя 8 процентка сикергән һәм соңгы сигез елдагы рекордлы дәрәҗәгә ирешкән. Чикаго биржасында кукуруз фьючерсларының бәясе бер бушельга – 6 долларга, сояныкы 15 долларга җиткән. Искәртәбез: «фьючерс» дип әлегә җитештерелмәгән товарның кәгазь бәясе атала. Фьючерс сатып алганда, спекулянтлар товарның үзен түгел, кәгазь генә сатып алалар. Бушель исә – чәчелүчән әйберләрнең инглиз үлчәү системасы берәмлеге. Англиядә ул – 36,3, Америкада 35,2 литрга тәңгәл.

Бодай кәгазьләренә контрактлар пәнҗешәмбе көнне бер көнлек иң югары үсеш күрсәткәннәр һәм атна ахырында бер бушель бодай бәясе 7 доллардан югарырак күтәрелгән. Күз алдына китерик: өч чиләк ярым бодайга 525 сум тирәсе акча чыгарып салырга туры килә дигән сүз. Газета хәбәрчесе кара акыл белән генә исәпләде: бер кило бодай бәясе якынча 18–19 сумга чыга. Апрель башыннан бодай инфляциясе дөнья базарында 15 процентка җиткән.

Белгечләр ашлык бәясенең котырынуын Кытайда ашлыкка сорау зур булу сәбәпле, запасларның кимүе, АКШтагы гадәттән тыш салкыннар нәтиҗәсендә чәчүнең соңаруы һәм көзге бодайның һәлак булуы белән аңлаталар. Җитмәсә Бразилиядә корылык һәм чәчүлекләр куркыныч астында икән. Киев белән Мәскәү арасындагы сугыш китереп чыгарырга мөмкин булган киеренкелекне дә азык-төлек базарлары бәяләрне күтәрү белән бәяләгәннәр. Керчь һәм Босфор бугазлары ябылса, глобаль сәүдәгә зыян килер дип куркудан спекулянтлар бәя күтәргәннәр.

Кытай быел дуңгызчылык тармагына булышу өчен 28 миллион тонна ашлык сатып алырга уйлаган. Африка чумасыннан интеккән һәм зыян күргән тармакны ашлык белән «терәргә» булган. Бәяләр менә шундый «дуңгызлык» аркасында да үсәләр икән. Киләсе сезонда чин иленең ашлык импортына ихтыяҗы 15 миллион тонна гына булыр дип әйтәләр. Bloomberg Agriculture индексы (аңа төп азык-төлек товарлары бәяләре керә) бер ел эчендә 70 процентка үскән. Ә 90 азык-төлек товары бәясен үз эченә алган ФАО индексы март аенда елга күчереп исәпләгәндә 24,6 процентлык арту күрсәткән.

Инфляция үсешендә, билгеле, төп рольне Үзәк банкларның чикләнмәгән күләмдә акча басулары уйный. Көнбатыш банклары һаман да процент ставкасын нульдә тоткан хәлдә акча станогын кызу әйләндерәләр. Март аенда бары тик биш илнең – Украина, Грузия, Төркия, Бразилия һәм Россиянең Үзәк банклары гына процент ставкаларын күтәреп, акча сәясәтен кырысландырдылар. Дөньяда хәрби чыгымнар үсеп рекордлы дәрәҗәгә җитте. Бу да инфляциягә көчле йогынты ясый.

Хәтерне яңартыйк: 2010 елгы планетакүләм корылык һәм ашлыкны биоягулык ясау өчен исраф итү бәяләрне югары чөйгән һәм бу гарәп язы башлануга этәргеч биргән иде. Шул вакыттан бирле Җир шарында фетнә тынмый. Быелгы инфляция фәкыйрь илләрдә гыйсъянчылыкның яңа күтәрелешенә китерүе ихтимал.

                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: newstyle-mag.com


Фикер өстәү