Татарстанның кайсы районнарында яңа юллар салыначак, кайда төзекләндереләчәк?

Быел Татарстанның кайсы районнарында яңа юллар салыначак, кайда төзекләндереләчәк? Бу мәсьәләдә республикада күп эшләр башкарылса да, берничә ел дәвамында үз чиратын көтеп торучылар да шактый. Тагын кемнәргә сабыр итәргә туры киләчәк? Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә шул турыда сөйләделәр.   

Быел республикада юл эшләре программасы өчен 37,6 млрд сум (шул исәптән 1,187 миллиарды – район юл фондыннан) акча каралган. Барлыгы 55,5 км юл төзү һәм 739,3 км юл төзекләндерү планлаштырылган. Бу хакта журналистларга Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.

Җитәкче әйтүенчә, әлеге вакытта эшчеләр юллардагы тишек-тошыкларны ямау белән мәшгуль. Әлеге эшләрне 15 майга кадәр төгәлләргә уйлыйлар. Бүгенгә 98 мең кв. м мәйданда эшләр башкарылган. Ел ахырында әлеге саннарны 900 мең кв. метрга җиткермәкче булалар. Эш көзен дә дәвам  итәчәк.

– Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, азрак, әлбәттә. Ул вакытта без 162 мең кв. м мәйданда юлларны төзекләндергән идек. Тик яз әле тәмамланмады, ахыргы нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк. Узган ел яз да иртәрәк килде һәм юл ясау эшләре ике атнага иртәрәк башланган иде. Һава торышына бәйле рәвештә юлларга никадәр зыян килүен исә июньдә генә әйтә алабыз, – диде Артем Чукин.

Зур юллар белән район, авыллар эчендәгеләре дә игътибардан читтә калмый. Мәсәлән, 17 районда 30 фермер хуҗалыгына керү юлларын тәртипкә китерергә, 12 райондагы, шул исәптән Казан һәм Чаллыдагы, бакчачылык ширкәтләренә алып бара торган 21 юлны төзекләндерергә уйлыйлар. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча да быел 1047 объектта матур үзгәрешләр булыр дип көтелә.

Моннан тыш, Татарстан «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проектында да катнаша. Ул 2017 елда федераль өстенлекле проект буларак башланган иде, 2019 елда илкүләм буларак киңәйтелде. Аның кысасында төбәк карамагындагы, Казан, Чаллы, Түбән Кама агломерациясендәге юллар төзекләндереләчәк. Федераль казнадан бүлеп бирелгән акчага узган ел башланган эшләр дәвам итәчәк. Болардан кала, бүгенгә 4 шәһәр һәм ун төбәк объектында эшләр башланган. Мәсәлән, М7 «Волга» – Бәзәкә (Менделеевск районы), Базарлы Матак – Мамык (Нурлат районы), Ким – Кузнечиха – Лесная Хмелевка һәм Базарлы Матак – Болгар (Спас районы) юллары.

Шулай ук юл хезмәткәрләре аварияләр күп була торган урыннарга да аерым игътибар бирә. Быел андый урыннар, узган ел белән чагыштырганда, 29га кимегән. Республикада машина йөртүчеләр өчен куркыныч урыннар 31гә җитә.

Билгеле булганча, Федераль җыенга еллык Юлламасы вакытында Россия Президенты Владимир Путин М12 югары тизлекле автомагистраль трассасын Екатеринбургка кадәр озынайту тәкъдиме белән чыккан иде. Артем Чукин әйтүенчә, Казаннан Екатеринбургка кадәр булган араны түләүне итү планлаштырылмый. Хәзерге вакытта төзелә торган трассаның Мәскәүдән Шәле – Баулы юлына кадәрге участогындагы юл гына түләүле булачак.

– Әлеге вакытта М7 автомобиль юлын түләүлегә күчерү буенча сөйләшүләр алып барылмый. М12 коридоры М7 «Волга» автомобиль юлы буйлап дәвам итәчәк. Киләчәктә М7 юлының 1166 чакрым арасы, Татарстан чигенә җитмичә, өскәрәк, Екатеринбург ягына китәчәк. Ягъни бу инде яңа төзелеш участогы булачак, – дип аңлатты Артем Чукин.

Аның сүзләренчә, М7 трассасының Чаллы артындагы Сосновый бор торак пунктыннан башланган участогы киңәеп, полосалар саны дүрткә җитәчәк.

– Югары тизлекле яңа автомобиль юлы коридорына Кама елгасы аша салынган күпер белән Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп үтә торган юл да керәчәк, – диде ул.

Брифинг вакытында көтә-көтә көтек булган кешеләрнең дә гозерләре җиткерелде.  Аеруча Казан бистәләрендә яшәүчеләр моң-зарларын белдерде. Авиатөзелеш районының Бестужев һәм Серафимович урамнарындагы юлларның бик начар булуын әйттеләр. Мамадыш трактындагы, бистәләрдәге бөкеләр мәсьәләсе дә күпләрне борчый.

– Әйе, без бу проблемаларны беләбез. Кызганыч, инфраструктура һәм юллар төзелеше йортлар салудан калыша. Керү юллары начар, урамда утлар юк. Бу проблемалар акрынлап хәл ителә, тик аның өчен вакыт кирәк, – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Зөһрә Садыйкова

Фото: tatarstan.ru

 


Фикер өстәү