Марат Әхмәтов Түбән Камадагы «Ихлас» үзәге турында: «Нечкә һәм кирәкле эш»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов Түбән Кама шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башка рәсми затлар бар иде.

Беренче тукталыш Габдулла Тукай һәйкәле янында булып, алар шагыйрь исемен йөрткән үзәк китапханәдә узган чарага чакырулы иде. Бу көнне анда Түбән Кама районыннан чыккан танылган шәхесләр һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларына багышланган күргәзмә ачылды. Сәфәр программасы буенча кунаклар Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булдылар. Үз вакытында татар гимназиясе буларак ачылган бу уку йортында бүген дә татар мохите саклана, ләкин уку рус телендә алып барыла.

Кунаклар шәһәрнең үзәк мәчете каршында оештырылган «Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә дә булды. Аның эше белән районның имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм үзәк җитәкчесе Әлфия Әхмәтҗанова таныштырды. Үзәкнең нигездә балалары биредә шөгыльләнгән әти-әниләр, миһербанлы хәйриячеләр хисабына көн күрүе, ремонтлануы турында ишетү аны бераз аптырашта калдырды кебек. Үзәк үз эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Шуның берсе – начар күрүчеләр өчен ислам дине нигезләрен өйрәнү курслары. Балаларга килгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар иртәнге сигездән көндезге икегә кадәр шөгыльләнә, аларны мәктәп укучылары алыштыра. Шулай ук якшәмбе укулары да алып барыла. Кыскасы, «Ихлас» ишекләре ябылып торганы юк. Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә үзенчәлекле чаралар үткәрәләр.
Очрашуда уку-тәрбия эшенең нинди программа буенча алып барылуы, балаларның яллары ничек оештырылуы, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр һәм башкалар турында фикер алыштылар. Марат Әхмәтовның үзәккә йөрүче балаларның киләчәктә нинди мәктәптә укуы турындагы соравына шәһәрнең магәриф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин, 1 нче гимназиядә, диде. Бүген гимназиядә белем алучы балаларның утыз процентка якыны мөселман гаиләсендә тәрбияләнә икән. Ул биредә балаларны рухи-әхлакый, милли рухта тәрбияләү концепциясе белән таныштырды.

Ислам дине кануннары буенча яшәүчеләрне дөньяви хәлләр кызыксындырмый дигән уйдырма яши. Әлбәттә, үзәктә шөгыльләнүче балалар яшьтәшләреннән киенү рәвеше, үзләрен тотышы, тыйнаклыгы һәм сабырлыгы белән аерыла. Шул ук вакытта алар гадәти балалар: спорт белән шөгыльләнәләр, алар өчен үзәктә күңел ачу чаралары, каникул чорында ял лагерьлары оештырыла, кул эшләре түгәрәге эшли, дини бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр. Бүген, мәсәлән, балалар әти-әниләре белән ифтарга йөри. Кызганыч, кунаклар балалар белән аралаша алмады, чөнки хәзерге вакытта үзәктә 5–6 яшьлекләр өчен балалар бакчасы ачуга хәстәрлек эшләре бара. Эш мәсьәләнең финанс ягына төртелеп калган. Әлегә нарасыйлар 25 нче балалар бакчасына йөри.

Марат Готыфович «Ихлас» үзәге эше турында фикерен җиткереп: «Бик нечкә һәм кирәкле эш», – диде.
Шул ук көнне алар «Җидегән чишмә» музыкаль-әдәби берләшмәсе кичәсен тамаша кылды.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү