Бурятиядәге милли-мәдәни мохтарият рәисе: «Татарларны бер йодрык кебек тупланып яшәгәнгә, башкаларга ярдәмчел булганга яраталар»

Нәкъ җырдагыча килеп чыкты бу. Март аенда Бурятияга сәфәре белән баргач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче эш итеп вертолетлар белән кызыксынды. Улан-Удэ авиация заводында «Россия вертолетлары» директорлар советы утырышында катнашты, предприятиеләрне карап, яңа проектлар турында сүз алышты.

Эш беткәч кенә, иркенләп, Бурятиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. Республика башлыгы Алексей Цыденов та аның янәшәсендә булды. «Бурятиядә 100дән артык милләт вәкиле яши. Алар арасында татарлар – иң активлары», – дип, мактау сүзләрен дә кызганмады ул. Хәл-әхвәлләре турында тагын да күбрәк белергә теләп, без Россия халыклары ассамблеясы советы әгъзасы, Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарият рәисе Саҗидә Баталова белән элемтәгә кердек.

– Саҗидә ханым, татар яшәмәгән урын юк, дигәннәре дөрестер, күрәсең, Баксаң, Бурятиядә татарлар руслар һәм бурятлардан кала сан ягыннан өченче урында икән. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча монда 6818 татар яши. Бу якларга татарлар ничек килеп чыккан, кайчанрак төпләнә башлаган? Шәхсән үзегезне Байкал буена нинди җилләр китереп ташлады?

– Татарларның бу төбәккә килеп чыгуы беренче чиратта Үзәк Россиянең Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайлый башлауга бәйле. Ул чордагы мәгълүматлар да сакланган. 1870 елда Байкал аръягындагы казаклар гаскәрендә 108 татар-мөселман гаиләсе исәпләнгән. Сәүдәгәрләр исемлегендәге татарларның яртысыннан артыгы (15 кеше) Верхнеудинск шәһәрендә яшәгән. Алар шәһәрдәге сәүдәгәрләрнең 6,2 процентын тәшкил иткән. XIX гасырның 80 нче елларында ук инде Верхнеудинскида мөселман җәмгыяте барлыкка килә, татар зиратына нигез салына.

XX гасырның икенче яртысында бу төбәктә чирәм җир күтәрүчеләр пәйда була. Дәүләтнең 1939–1959 елларны үз эченә алган күченү сәясәте нәтиҗәсендә 20 меңләп татар шушы төбәккә килеп чыга. 1940 елда Тэгда авылына беренчеләрдән булып өч гаилә төпләнә. Татарлар җирле халык арасында «югалып» калмый. Үзара туган телдә сөйләшәләр, балалары өчен татар сыйныфы ачалар. Бурят телен дә бик тиз өйрәнәләр. Ирләре сугышка киткәч, йорт салалар, җигелеп колхозда эшлиләр. Җирле халыкны төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Узган ел Тэгда авылында беренче татар гаиләләренең күченеп килүен билгеләп, зур бәйрәм үткәрдек. Мәктәп укучылары белән һәр гаиләнең шәҗәрәсен барладык. Нәсел-нәсәбебезне онытмас өчен бу бик мөһим.

Соңрак милләттәшләребезне Бурятиядәге зур төзелешләр – вагон ремонтлау заводы, авиазавод үзенә тарткан. 1970 нче елларда исә Байкал-Амур магистрален төзергә килгәннәр. Хәрби хезмәт үтәргә килүчеләр арасында да шушында төпләнеп калучылар бар. Үземә килгәндә исә, әтиемнең әбисе Мәүҗидә белән бабасы Мөхетдин Хисаметдиновларның төп чыгышы Татарстанның Буа районындагы Янтуган авылыннан. 1930 елда, кулак дип, аларны Себергә сөргәннәр. Шушы җирдә яшәп калганбыз.

– Бурятия республикасы башлыгы сүзләренә караганда, татарларны нәкъ менә бер йодрык кебек тупланып яшәгәнгә, проблемаларын үзләре хәл итә алганга, башкаларга ярдәмчел булганга яраталар, хөрмәт итәләр…

– Берләшеп яшәү милләттәшләребездә элек-электән булган. Рухи яктан нык булу да ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Инде 1907–1910 елларда ук Шәһәр Думасы бүлеп биргән җирдә агачтан татар мәчете төзелә. Нәкъ 100 елдан соң, 2007 елда Улан-Удэда яңа мәчет салына башлады. Төзелештә татарлар, чыннан да, бик актив катнашты. 2010 елда ул сафка басты. Бурятия республикасының мөселман дини оешмасын Казанда туып үскән Басыйр Нургалиев җитәкли. 1997 елда Татар мәдәни үзәгенә нигез салган идек. Бурятия татарларының 2005 елда оештырылган төбәк милли-мәдәни мохтариятен рәсмиләштерүгә дә ирештек. Димәк, бөтен кылган гамәлләребез законга нигезләнеп эшләнә дигән сүз бу.

– Республикада татарлар төрле җирләргә сибелгән, дисез. Барысы белән дә элемтәдә тора аласызмы? Гомумән, ниләр белән шөгыльләнәсез?

– Аралашып яшәргә мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Мохтарият Улан-Удэда һәм тагын өч районда урнашкан җирле бүлекләрне берләштерә. Башка районнарда да бүлекчәләр бар. Яшьләр өчен «Тамырлар» дип аталган оешма эшләп килә. Үзәктән еракта яшәүче милләттәшләребезне гел күз уңында тотабыз. Мәсәлән, 2015 елда Баргузин районының Юбилейное авылында, ул Улан-Удэдан 440 км ераклыкта, Байкал Сабантуеның унынчысын үткәрдек. Анда яшәүче татарлар мондый бәйрәмне беренче тапкыр күрде. Усть-Кяхта авылында Сабантуй үткәрергә карар кылгач, халык, руслар да, бурятлар да, башка милләтләр дә, акча эшләү ниятеннән өмәгә чыкты, бергәләшеп, татар күлмәкләренә кадәр тегеп бирделәр. Татар апалары сандык төбендәге иң кадерле истәлекләрен барлады. Бәйрәмгә хәтта күрше өлкәләрдән дә килделәр.

Бигрәк тә татар телен өйрәнүгә, гореф-гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирәбез. Туктаусыз эзләнәбез. Инде дүрт ел укучылар өчен «Гореф-гадәтләрне саклаучылар» дип аталган фәнни-тикшеренү эшләре буенча бәйге үткәрелеп килә. Ул Бурятиядә төпләнеп калган Идел буе татарларына багышланган. Якшәмбе мәктәпләре Улан-Удэдан тыш берничә бистәдә, авылда эшли. Проблемалар бармы дип сорасагыз, бигрәк тә телне яхшы белүче, әзерлекле укытучылар җитешмәүдән интегәбез. Методик ярдәмлекләр, дәреслекләрдән тыш Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырылган «Ана теле» интернет-платформасыннан да файдаланабыз. Ике ел элек Татарстан ярдәме белән Усть-Кяхта мәктәбендә заманча компьютер җиһазлары белән татар теле кабинеты ачтык. Бу хәлдән соң милләттәшләребез аеруча күтәрелеп китте. Бәхетебезгә, 2011 елда Бурятиядә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Хәзер анда җиһазланган офисыбыз, татарча китаплардан торган китапханәбез бар. Һәр шимбәдә Татар мәдәнияте клубы эшли. Әйтергә кирәк, милләттәшләребез тупланып яшәгән һәр бистәдә, авылда диярлек үз ансамбльләре бар.

– Дөньяга чыгар өчен талант кына җитеп бетми, мөмкинлек тә кирәк…

– Бу яктан, шөкер, Бурятия республикасы хөкүмәтенең Милләт эшләре һәм гражданнар инициативаларын үстерү буенча комитеты безне бервакытта да ташламый. Татарстан ярдәмен дә һәрдаим тоеп яшибез. Дөньяга танылу, финанс ягыннан бәйсез булу өчен төрле проектлар да алып барырга кирәк. Мәсәлән, без «Татарларның милли аш-суы», «Күн бизәкләре» дигән уку-укыту программалары әзерләдек. Бурятия башлыгы ярдәме белән «Байкалда – татарлар « китабы дөнья күрде. Соңгы елларда гына мохтарият Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган бәйгеләрдә алты грант отты. Алар арасында «Байкалда – кызу җәй» проекты аеруча кызыклы.

– Кызу җәй булгач, бу проект, мөгаен, туризмга кагыладыр?

– Байкал буенда яшәүче татарларны берләштерү өчен дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Әлбәттә инде, туризмны үстерү юлы белән. Бурятия, Байкал арты һәм Иркутск өлкәсендәге яшьләр өчен ул проект. «Байкал татарлары: килегез, күчмә тормыш белән яшибез» дигән шигарь белән этнографик һәм авыл туризмын үстерү күздә тотыла. Байкал төбәгендәге милли-мәдәни берләшмәләрнең «Байкал-җыен» дип аталган беренче форумын да үткәрергә җыенабыз. Гомумән, татарлар тупланып яшәгән җирләргә сәяхәтләр Россия төбәкләреннән килүчеләрне генә түгел, бәлки Монголия, Кытай, Корея, БДБ илләреннән килүчеләрне дә бик кызыксындыра. Күрсәтерлек әйберләребез дә бик күп. Сабантуйдан тыш, «Байкал чәкчәге» бренды, татар көнкүреше турында музейлар, Иске Онохой авылында «Ана кое» татар ишегалды… Усть-Кяхта авылындагы «Алмагачлар» этнотуры республиканың туристик маршрутына да кертелде. Аның үз тарихы да бар. Монда беренче алмагачларны татарлар утырткан, үсентеләрен үзләре белән Татарстаннан алып килгән булганнар. Хәзер дә 600дән артык алмагачы булган бакча гөрләп утыра. Кайда гына булсалар да, җирле халык кунакларны татар ашлары белән сыйлап озата. Ерак юлны якын итеп, сез дә килегез. Безнең өчен иң кадерле кешеләр булырсыз.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү