Табиблар сәүдә үзәкләрендәге уен бүлмәсендә балаларны калдырмаска киңәш итә

Балагызны сәүдә үзәкләрендәге уен бүлмәсендә калдырмаска тырышыгыз. АКШ галимнәре пластик шарлар куелган мондый бүлмәләрдә сепсис, менингит, пневмония китереп чыгара торган зарарлы микроорганизмнар үрчүен ачыклаган.

Белгечләр пластик шарлар өслегендә 31 төрле бактерия, гөмбәчек тапкан. Аларны юу авыр, мондый “бассейн” бик тиз куркыныч авыру чыганагына әверелә. Баланың тәнендә җәрәхәтләнгән урын булса, инфекция йоктыру куркынычы арта.


Фикер өстәү