Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәг 6.00-дә башланып китәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30-да биредә хафизлар Коръән аятьләрен яңыгаратачак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәг. 6.30-да мөселманнар гает намазын кылачак.
Ураза бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе ТНВ телекомпаниясе тарафыннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Мөбәрәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне кабатлап күрсәтәчәкләр. Гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ» ютуб-каналында һәм телеканалында күзәтеп булачак.