Казанда урта яшьтәге ир туй күлмәкләре урлаганда тотылган

Казанда 36 яшьлек ирне гадәти булмаган җинаяте өчен кулга алганнар. Ул салоннан туй күлмәге урлап тотылган.

Казанның бер сәүдә үзәгендә Росгвардия хезмәткәрләренең игътибарын бер ир җәлеп иткән. Ул сак кына кулында берничә туй күлмәген алып барган булган. Тик хокук сакчыларын күргәч ул туй күлмәкләрен җиргә ташлаган да качкан. Аның артыннан озак куарга туры килмәгән, сәрхүш ир ерак китеп котыла алмаган. Туй күлмәге «яратучы» Лаеш районында яшәүче 1978 елгы кеше булып чыккан. Ул дуслары белән салонга кергән дә, аның хуҗасы юк икәнен күреп, буш чыкмаска булган. Ирне күрше ноктада сатучы күреп алган һәм салон хуҗасына шалтыраткан, ә ул исә полициягә хәбәр иткән.
Хәзер элек хөкем ителгән урта яшьтәге иргә ни өчен аның кадәр туй күлмәкләре кирәк булганын ачыклыйлар.


Фикер өстәү