Машина йөртүчеләрне бакча юлында нинди штрафлар сагалый?

Алда – озакка сузылган май яллары. Шәһәр халкының күбесе ялны, әлбәттә инде, бакчада уздырырга хыяллана. Әмма кайберәүләр бакча юлында үзләренә штрафлар янавын белеп тә бетермәскә мөмкин. Бакчага ялга барганда машина йөртүчеләр нинди күңелсезлекләргә юлыгырга мөмкин? Юрист Егор Федин “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән.

— Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, хайваннарны машинада йөртү йөк ташуга тиң. Кагыйдәләрнең 23.3 пунктында әйтелгәнчә, йөк машина йөртүченең күз күремен капламаска яки башкача комачауламаска тиеш.

Әйтик, машинадагы зур эт тәрәзәне каплап бара икән, бу  Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу дип атала һәм моның өчен йөртүче 500 сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Этне парковкада ябык машинада калдырган кеше хайваннарга рәхимсез мөнәсәбәте өчен җәзага тартылачак. Закон нигезендә мондый гамәлгә 80 мең сумга кадәр штраф һәм хәтта 1 елдан 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш, машинадан чыгып торуы аркасында, юлда башкаларга комачаулык китерә торган  төзелеш материалларын ташу өчен 500 сумлык штраф салынырга мөмкин. Ә менә су саклау зонасында машина куйган өчен күбрәк – 3-4,5 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк. Чүп-чарны тиешсез урынга ташлап калдырган өчен – 2 мең сум, тимер юл аша тиешсез урыннан чыккан өчен – 5 мең сум штраф түләргә кирәк булачак, – дип искә төшергән Редин.

 


Фикер өстәү