Путин гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа программалар булдырылуын әйткән

Россия Президенты әйтүенчә, халыкның хезмәт хакы акрынлап үсә, әмма гаиләләрнең кереме пандемия чорында кимегән. “Алга таба да гаиләләргә  ярдәм итү буенча яңа программаларны этаплап булдырачакбыз”, – дигән ул.

Владимир Путин Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар советы утырышында хакимиятнең балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа адымнар эшләүне дәвам иттерүен белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы утырышта тормышка ашырылган ярдәм чараларын да искә төшереп үткән. “Сезнең белән башкарыласы эшләрнең соңгысы түгел әле болар”, – дип мөрәҗәгать иткән Путин закон чыгаручыларга.

Президент билгеләп үткәнчә, балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләрен вице-премьер Татьяна Голикова контрольдә тота. “Без  бергәләшеп әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез. Әмма барысын да акрынлап эшләячәкбез, Россия гаиләләренә ярдәм итү программаларын этаплап булдырачакбыз”, – дигән Путин. Ул закон чыгаручылардан гражданнарга, балалы гаиләләргә карата социаль ярдәм буенча кабул ителгән барлык карарларның үтәлешен даими контрольдә тотарга чакырган. Аның әйтүенчә, аеруча тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хәле шәптән түгел.

“Тулаем алганда, уңай тенденция күзәтелә. Әмма базар әле торгызылмаган. Хезмәт хаклары акрынлап үсә, ләкин гаиләләрнең керемнәре пандемия чорында кимеде. Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк”, – дип йомгак ясаган дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү