“ВТ” журналисты җиңүче булды

Бүген Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында журналистлар өчен уздырылган “Тарифы: просто о сложном” дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Бәйгегә 43 эш килгән. Шулар арасыннан җиде җиңүчене билгеләделәр. “Басма матбугатта язмалар циклы” номинациясендә хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапова җиңү яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз!


2 фикер

  1. Чын күңелдән Гөлгенәне котлыйбыз. Ул бу бүләккә лаек. Кайсы эшкә тотынса да, һәрвакыт җинеп бара. Һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел. Күпме хәйрия концертлары оештырды ул, дистәләгән кешегә ярдәм итте. Бездән теләк: хәйрия концертлары тагын да дәвам итсен иде. Халык көтә, бик теләп йөри андый мероприятиләргә. Ә Гөлгенегә яңадан яңа үрләрне яуларга язсын, алтын каләме язудан туктамасын!!!!

  2. Нниди генә авыр проблема белән очрашсак та, тегеләй итеп, болай итеп чишелешен таба алмагач, журналистларга мөрәҗәгать итәбез, ярдәм сорыйбыз. Хәзерге алган киткән заманда журналистларыбызны төрле социаль челтәрләрдә табарга бигрәк тә җайлы.
    Гөлгенә Шигапова гади халык өчен җан атып йөрүче, әйтеп, язып бетергесез ярдәмчел, көчле, гадел кеше. Берничә тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килде, берсендә дә гозеребезне кире какмады, мең рәхмәтләр аңа.
    Җиңү яулавы белән ихлас күңелемнән котлыйм, бик шат аның өчен. Һәрбер язып, күтәреп чыккан темалары күпчелек укучыларда зур кызыксыну уята. Зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән артып кайтсын.

Фикер өстәү