Төркиядә яшәүче Эльмира Исрафилова-Тәйран: «Төннәрен һәм ял көннәрендә – карантин»

Элек «Яңа гасыр» телеканалында «Яңалыклар» тапшыруын алып барган Эльмира Исрафилованы күпләрегез хәтерли һәм сагынадыр да әле. Хәзерге вакытта Төркиядә яшәүче Эльмира Исрафилова-Тәйран белән аның читтәге көнкүреше, гаиләсе, пандемияле вазгыять турында сораштык.

– Төркиягә китүегезгә хәйран вакыт үтте, ияләшеп беткәнсездер инде?

– Төркиягә килүемә быел 10 ел тула. Миңа инде бер гомер узган шикелле. Шулкадәр ияләштем, хәтта тормышымның мөһим өлеше монда яшәлгән сыман. Төркиядә гаиләм, эшем бар. Кайчандыр стажировкага дип килгән җирдән яшәп калдым бит…Төркиягә килгәч иң авыры болай да нәзберек ашказаныма булды, ахры. Күнекмәгән ризыклардан бик иза чиктем. Миңа барысы да чиктән тыш борычлы, ачы шикелле тоела иде. Яңа килгән чакта 8 ай тирәсе Төркия телерадиокомпаниясе кунакханәсендә яшәдем, анда үзеңә пешереп ашау мөмкинлеге булмады. И-и сагындым инде үзебезнең ашларны, бәлешләрне!.. Хәзер төрек ризыкларын бик яратып ашыйм. Мин – тиз ияләшә торган кеше. Күп нәрсәне ничек бар, шулай кабул итәм. Мондагы тормыш үзенчәлекләренә дә тиз күнектем. Төркия белән Татарстан арасында аерма зур. Тормыш-көнкүрештә дә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә. Бездә бит хатын-кызлар тормыш арбасын үзләре тарта. Төрек хатын-кызлары ир-ат аркасына ышыкланып гомер итәргә ярата. Кызларның күбесе кияүгә чыкканнан соң эшләми иде. Соңгы елларда бу тенденция үзгәрде – эшләүче ханымнар саны артты. Төрекләр гаиләгә, туганнар арасындагы бәйләнешләргә зур әһәмият бирә. Өлкәннәргә хөрмәт зур.

–Татарстанга кайтканыгыз бармы?
− Татарстанга ел саен кайта идем. Бала кечкенә вакытта, әле эшкә чыкканчы җәй буе әти-әни янында торып китә идем. Пандемия аркасында узган ел туган ягыма кайта алмадым. Быел кайтып булыр дип өметләнәм. Татарстан белән элемтәмне өзмәдем. Элеккеге хезмәттәшләрем белән аралашып торабыз. Татарстан матбугаты белән интернеттан танышып барам. Эшем өчен дә кирәк бу. Төркия дәүләт телерадиокомпаниясендә татар редакциясендә эшлим. Төркия, дөнья вакыйгалары турында татар телендә язабыз. Әлбәттә, Татарстандагы мөһим хәбәрләр дә читтә калмый.

– Пандемия дигәннән, Төркиядә хәлләр ничегрәк?

– Төркиядә пандемия бик авыр уза. Урамга битлек кимичә чыгарга ярамый. Төннәрен һәм ял көннәрендә – карантин. Кафе-рестораннар ябык. Уку да, эш тә онлайн рәвештә. Менә әле Президент белдерү ясады: 29 апрельдән 17 майга кадәр тулысынча карантин булачак. Төрекләр бик аралашучан халык: җыелышып утырырга, бер-берсенә кунакка йөрешергә, сәгатьләр буе чәй эчеп, гәпләшергә яраталар. Бигрәк тә ураза аенда ишегалды, хәтта урам уртасында күмәк ифтарлар оештырып мәш киләләр. Күрешкәндә һәм саубуллашканда кочаклашып яңактан үбешүләре генә ни тора! Социаль дистанция саклау алар өчен авыр нәрсә.

– Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.

– Гаиләмә килгәндә, мин кияүдә, ирем – төрек. 7 яшьлек улыбыз бар. Исеме Мусаб Әмир. Монда шулай ике исем бирү гадәти хәл. Мусаб исемен ирем кушты. Ул хаҗда вакытта кәгъбә янында, улым туса, Мусаб исеме бирәм, дип ниятләгән булган. Мусаб – пәйгамбәребезнең сәхабәләреннән берсе ул. Мин кечкенә чактан ук Әмир исемен ошаттым. Ул вакытта әле ул бик сирәк очрый иде. Гел улыма шул исем белән эндәшәчәкмен дип хыялланып йөрдем.


Фикер өстәү