Җиремне ничек кайтарырга?

Дачадагы күршем койма тотты да шактый гына җиремне үзенеке итте. Уртага салып сөйләшүдән файда юк. Гауга гына чыгачак. Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?

Тәслимә әбиегез. Казан

 

Линар Гатин, Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары:

– Күршеләрнең койма күчереп куюы сәбәпле, җир буенча бәхәсләр еш килеп чыга. Үз белдеге белән җирне басып алган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Әмма әйтергә кирәк, җавапка тарту безнең өчен үзмаксат түгел. Тикшерү эшләрен башлауга, гражданнарга мондый тәртип бозуларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирәбез.

Хокук саклансын өчен, җир участогы теркәлергә, чикләре төгәл билгеләнергә тиеш. Ызанлау өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җир турындагы законнарга кагылышлы тәртип бозулар бар дип санасагыз, Татарстан буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: Казан шәһәре, Авангардная урамы, 7 нче подъезд, тел.: (843) 255-25-22. Территориаль бүлекләрнең адресларын һәм телефоннарын  ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында, «Структура» – «Территориальные отделы» бүлегендә табарга була.

Фото: mydmitrov.ru 


Фикер өстәү