Тәнзилә Идиатуллина: «Әллә ни эшләп булмаса да, хәрәкәтләнергә тырышам»

Алда – ун көн ял. Бәйрәмле ялларны ничек уздырырга җыенасыз? Газета укучыларыбызга шул сорауны бирдек.


Тәнзилә Идиатуллина, сыер савучы блогер:

– Быел еш авырыйм әле. Башта операция кичергән идем. Хәзер инде аягымны авырттырдым. Эшкә йөри алмыйм. Авыл кешесе өчен бәйрәм  юк инде ул. Эшнең очы-кырые күренми. Өйдә булгач, тик ятып булмый, әкренләп җыештырам. Матур кояшлы көнне өебезне дә юып алдык. Әтинең ашын уздырдык, ирем Ришат белән өй каршына үлән чәчтек. Ике түтәлгә виктория утыртып куйдык. Әллә ни эшләп булмаса да, хәрәкәтләнергә тырышам. Туып үскән йортымны да тәртиптә тотабыз. Әни үлгәннән соң да бар җирдә аның рухы саклана. Гөлләренә кадәр үсеп утыра. Без, алты туган, еш кына шунда җыелып чәй эчәбез, Коръән укытабыз. Бәйрәмнәрдә баздан бәрәңге чыгарырга исәплибез. Теплицага чыгасы үсентеләрне утыртырга җыенам. Эштән курыкмыйбыз анысы, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын.


Фикер өстәү