Тукай районында янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган

Кичә республиканың Тукай районы Яңа Бүләк авылында Габдулла Тукай урамында йорт януы турында 22.26 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына хәбәр иткәннәр.

Беренче янгын машиналары ут капкан йорт янына өч минут эчендә килеп җиткән. Шул вакытта йортның түбәсе тулаем җимерелеп төшкән.

«Мөгаен, шаһитлар янгын булуын төнге караңгылыкта ут тышка бәреп чыккач кына күргәндер», — дип аңлаттылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

23.35 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Соңрак янган конструкцияләрне актарганда 80 яшьлек хатын-кыз һәм 51 яшьлек ир-ат мәетләре табыла.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү