Илсур Һадиуллин: «Дөньякүләм акциядә катнашып, тарихыбызны күрсәтү – бик изге эш»

Тарихны бозып күрсәтү бу – җинаять. Казанның 98 нче мәктәбенә «Җиңү диктанты»н язарга килгән Татарстан мәгариф  һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай диде. Министрның бу диктантта беренче мәртәбә катнашуы. Гомумән, республикада  7 мең кеше  диктант язарга теләк белдергән.

Чара 159 мәйданчыкта уздырылды, бу узган елга караганда күбрәк. Шуның 130ы-мәктәпләрдә, 11е югары уку йортларында оештырылган. Чарага көллиятләр, музейлар, хәрби частьлар да кушылган. Теләгән кешегә онлайн да язарга да була иде. Анда 25 сорауга җавап бирергә кирәк. Акциядә олысы-кече, төрле милләт вәкилләре  белемнәрен сыный ала. 2019 елда беренче мәртәбә уздырылган вакытта диктантны 795 кеше язган. Быел сораулар беренче сугыш еллары вакыйгаларына, шулай ук маршаллар Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовский шәхесләренә багышлана. Белгечләр әйтүенчә, кемнеңдер җавабы да булмаска мөмкин. Белмәсәң, хаталарны кайткач төзәтергә була. Иң мөһиме  –  мөнәсәбәт.

– Дөньякүләм акциядә катнашып, тарихыбызны күрсәтү – бик изге эш. Быел Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәбез. «Җиңү диктанты» халыкбызның зур героик хезмәтләрен искә төшерү, батырлыкларына тагын бер кат соклануны күздә тотып языла. Әгәр тарихны искә алмасак,  әби-бабайларның фидакарьлекләрен яшь буынга җиткерә алмасак, тарих  юкка чыгачак. Ә без аны беркемгә дә  юкка чыгарырга ирек бирергә тиеш түгел,  – диде Илсур Һадиуллин. – Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп узмаган. Күбесе  фронтка китеп кайтмаган, күпме балалар ятим, әтисез үскәннәр. Без – ветераннарның  мәктәпләргә килеп аңлатуларын гомер буе истә тоткан, аларның батырлыклары нигезендә тәрбияләгән буын. Әгәр дә хәтерең кыска икән, алга таба илне күтәреп булмый. Бабай сугышка киткәндә әнигә  нибары 20 көн генә  булган. Әни әтисен күрмичә, белмичә үскән. Әнисе үзе дә исән түгел. Боларны сөйләгәндә күңел тула. Язмышлар болай да  бозылган, аларны юкка чыгаруны зур җинаятькә саныйм.

Киләчәктә тарих фәненә игътибар тагын да көчәячәк. Министр әйтүенчә, дәресләр программа буенча бара,  фәнне укыту укытучыдан да тора.Тарихка булган мәхәббәт арткан чорда аны укыту да кызык булачак. Без яшьләр тарихны белсеннәр дип тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә игътибар аратчак. Президент Владимир Путин тарих дәреслекләре буенча да фикерләрен әйтте, анда кирәкмәгән фактлар булырга тиеш түгел, диде. Бүген шуның буенча эш алып барыла.

«Җиңү диктанты» акциясендә җиңүчеләрне  исә июньдә билгеләячәкләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү