Ялга әзер бул: шашлыкны кайда пешерергә, бакча чүбен кая ташлыйсы?

Быел май бәйрәмнәре тоташ 10 көн ялга әйләнде. Бакча, табигать, шашлык чорын шундый озын яллардан башлыйбыз.  Сер түгел, көннәр җылыту белән күңел болай да табигатькә тартыла. Тик быел табигатьтә учак ягарга, чүп яндырырга, шашлык пешерергә ярамый. Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан яңа кагыйдәләр керде: тиешенчә җиһазландырылмаган җирдә учак ягу тыела. Әлеге кагыйдәләр 2026 елга кадәр гамәлдә булачак. Республикада 26 апрельдән 16 майга кадәр  янгын куркынычы режимы да кертелде. «ВТ» ялларны тәртип бозмый гына уздыру кагыйдәләрен искә төшерә.

Чүп тә, проблема да  күп

Май бәйрәмнәре һәрвакыт эш белән үрелеп бара инде ул. Бакчаларны, йорт тирәсен җыештыру, өй юу, җир казу, чәчү, утырту – кыскасы, эш җитәрлек. Ә учак ягарга да ярамагач, җыештырылган чүпне кая илтергә? Социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә дә бу сорауны шактый кеше язды.  Без бу сорауны берничә  министрлыкка юлладык. Әмма берсе дә төгәл җавап бирә алмады.  Әлегә кадәр агач ботакларын ташлар урын билгеләнмәгән икән. Моңарчы аны кешеләр бакчада махсус мичкәгә салып яндыра алган. Быелдан исә яндырырга ярамый. Бакча чүбен нишләтергә? Калдыклар җыю буенча «ПЖКХ» идарәче компаниясенең матбугат үзәге җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов фикеренчә, бу – чыннан да, проблема.

– Калдыклар җыючы төбәк операторы агач, үсенте, төзелеш калдыкларын чыгарырга тиеш түгел. Без каты көнкүреш калдыклары белән эшлибез. Гомумән, агач ботакларын кешеләр чүп савытына ташлый алмый. Ташласа да, аны чүп ташу машинасы алып китми. Машина  ботакларны кабул итә алмый, – ди Нияз.

Аның әйтүенчә, алып китәрләр әле дип, чүп савытлары янына китереп атучылар да дөрес эшләми.

– Ул ботаклар шунда кала. Аннары инде әлеге чүп савытлары куелган урынга кем җавап бирә, шул кешегә ботаклар өчен урын табарга туры киләчәк. Башкача мөмкин түгел, – ди Нияз Хәбибрахманов. – Лаеш районын  гына карагыз. Анда яшәүчеләр кая тели, шунда чүп ташлый. Капчык-капчык чыгарып ташлаучылар бар. Шәхси йортларда һәм дачаларда яшәүчеләр агач, үсенте калдыкларына нигә урын тапмый икән? Хуҗалыкта агач ботагының кирәге калмады микән инде?

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре исә  кешеләр кая куярга белмәгән чүпләрен урманга ташлаганга борчыла.

–  Ботак кына түгел, төзелеш калдыкларын ташлап китүчеләр дә бар. Язгы-җәйге чорда урманга ут кабу куркыныч зур. Без болай да бакчачылардан куркып торабыз. Алар, май бәйрәмнәре җитүгә, чүп яндыра башлыйлар. Сак булсыннар иде – урманда шырпы сызарга ярамый. Ботакларны урманга кертеп ташларга да кирәкми, – ди шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев.– Ул калдыкларны ташлар җир юк дип проблема ясарга кирәкми. Дачаларда нәкъ менә ботаклар өчен махсус чокырлар булырга тиеш. Анда ташларга була. Әрәм булмый ул, соңыннан черемәсен кулланасың. Бер дә булмаса, ваклап, җиргә күмәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, тиешсез урынга ташлаган чүп өчен бу җирнең хуҗасына 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр штраф салына.

Авылда яшәүчеләр бакча чүбен нишләтә?

–  Бездә чүпне кая куярга белмичә аптырамыйлыр. Көнкүреш калдыкларын төбәк операторы җыеп алып китеп тора. Агач ботаклары да аунап ятмый. Аларны йә кисәләр, йә бакчаның бер почмагына өеп куялар, – диде Мамадыш районының Түбән Яке авылы җирлеге башлыгы Рафаил Низаметдинов.

Казанның «Крутушка» бакчачылык ширкәте идарәсе рәисе Татьяна Сидорова  сүзләренә караганда, әгәр һәр кеше игътибарлы булса, артыннан җыештырып йөрсә, бер проблема да булмас иде. Озын ялларны ул куркып көтеп тора. Башкалар ял итә, ә ул андагы тәртипне саклый. Башкача мөмкин дә түгел.  «Крутушка» бакчачылык ширкәтендә 500 йорт бар. Һәркайсында да кеше яши.

– Узган елгы пандемия бөтен шәһәр халкын бакчага «куды». Чүпләре дә күп җыела. Узган ел апрель аенда без 584500 сумлык чүп ташладык. Әле ярый, калдыклар өчен түләп баралар. Калдык дигәннән,  1 гыйнвардан кертелгән махсус таләпләр буенча, чүп ташлау урыннарын койма белән әйләндереп алып, ишек куйдык. Хәзер  чүп таралып ятмый. Дөрес, тиешле урынга ташламаучылар да җитәрлек. Алар артыннан җыештырыр өчен бер хезмәткәр алдык. Ул бакча тирәсен тәртипләп тора.

Бакча чүбен кая ташлыйсы?

Әлегә аларны куяр урын юк. Чүп савытларына салырга ярамый, авылларда исә, аларны капчыкка салып ташлап булмый. Шуңа да ботакларны ваклап турап, йә мичкә ягасы, йә күмеп куясы. Шушы көннәрдә редакциягә «Бакчада төзелеш эшләре бара, төзелеш чүпләрен кая ташларга?» дигән сорау да килгән иде.

– Бездә барысы да алдан әйтелеп куелган: чүп контейнерына төзелеш калдыклары салынмый. Моның өчен махсус бункер чакырталар. Үземә кирәк чакта да шулай эшлим.  Алып килеп куялар. Бер бункер бәясе – 3  мең сум тирәсе, – ди Татьяна Сидорова.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин фикеренчә исә, бакчачылык ширкәте белән төбәк операторы килешеп эшләргә тиеш.

– Бакчалардан агач ботакларын  ташлауны оештырып була. Моны бакчачылык ширкәте белән төбәк операторы арасында килешү төзеп хәл итәргә кирәк. Дөрестән дә, ботаклар, бакча чүпләре көнкүреш калдыгы дип саналмый. Ә каядыр куярга кирәк.  Чокыр эченә ташлау, күмү дөрес түгел. Яндыру бөтенләй ярамый. Шуңа да бер генә юл – үзара килешү. Бакча калдыклары өчен аерым бункерлар куярга була. Төбәк операторы каршы килмәс дип уйлыйм мин, – ди ул.

Шашлыкны кайда пешерергә?

Утта ризык пешерүне беркем дә тыймый. Әмма ул махсус урында һәм мангалда пешерелергә тиеш. Өсте капланмаган учак өйдән яки бакча йортыннан – 50 метр, ылыслы агачлардан – 100 метр, яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта булырга тиеш. Әгәр бакча мәйданында урын җитәрлек түгел икән, ул чакта учак каралты-курадан 5 метр ераклыкта, коры үлән һәм чүп-чардан 2 метр арада тергезелергә тиеш. Бу очракта, учакның өстен капларга кушалар. Авылда яшәүчеләр өчен дә искәрмә юк.

Коткаручылар шашлык пешерәсе урынны коры үләннән һәм агач ботакларыннан, чүп-чардан арындыруны сорый. Әгәр мангалың юк икән, бу очракта 0,3 метр тирәнлектә чокыр казырга кирәк.

Учак якканда еш кына кабызу өчен махсус сыеклык  кулланалар.  Аларның сыйфатлары начар була икән. Шунлыктан сыеклыкның ничек янып китәсе дә билгесез. Аннан чыккан начар исләр мангал астына җыела. Алар хәтта кешенең үлеменә дә китерә. Сыеклык парларын иснәп агуланучылар да юк түгел. Тагын шунысы бар: учак ягам дип, сыеклык сибеп пешүчеләр дә җитәрлек. Хәтерләсәгез, «ВТ» да нәкъ шушы сыеклыкны кулланып учак яккан  Тәлгать Каюмовның ничек каты пешүен, ике ел узса да, әле дә савыга алмаганын язган идек. Мисаллар адым саен. Шуңа да ут белән аеруча сак булырга кирәк.

Учак якмый торыгыз!

Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов халыкка әнә шундый үтенечен җиткерде.

– Быел коры үләнгә ут кабып, шуның нәтиҗәсендә ике кеше үлде инде. Саксызлык өчен кеше гомерләре белән түлибез.  Янгын куркынычсызлыгы режимы вакытында коры үләнне яндыру бөтенләй тыела. Без инде хәзердән халыкка кисәтү ясыйбыз. Май бәйрәмнәрендә хәлләр тагын да мөшкел булырга мөмкин. Кеше табигатькә чыга да тизрәк ут төртә башлый, – ди Фердинант әфәнде. – Һәр җирнең хуҗасы бар. Бездә бер генә буш урын  да юк. Димәк, янган җир өчен җавап бирүче бар дигән сүз. Без, коткаручылар, 1 майдан  10 майга кадәр кизү торабыз. Бакчалар, урман янәшәсендә урнашкан йортларны контрольгә алачакбыз.

Коткаручы бәйрәмнәрдә шашлык пешерергә теләүчеләр өчен үз киңәшен бирде. Кул астында бер чиләк булса да су тотыгыз, ди ул.

Тагын бер кат искәрик:  республикада кертелгән янгын куркынычсызлыгы режимы чорында коры үлән, чүп яндыру, табигатькә чыгып, учак ягу тыела.

Республиканың  97 торак пунктында, 50 бакчачылыкта, урман эчендәге 81 җәйге лагерьда янгын чыгу куркынычы зур.

  Янгын куркынычсызлыгы режимы чорында штрафның күләме икеләтә арта: гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга  200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Әгәр учактан киткән ялкын аркасында урманга ут каба икән, гаепле кешегә карата җинаять эше ачыла. Аңа 200 меңнән алып 400 мең сумга  кадәр штраф салырга яки 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан

2021 елның 1 гыйнварыннан дача участокларында тыелган эшләр

– Бакчада чүп-чар җыеп яту тыела. Тиешсез урынга ташлаган һәм дача участогында кирәксез чүпләрне җыеп торган өчен 1 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф та каралган. Әгәр кеше бакчасын озак еллар карамый икән, чүп үлән яки көнкүреш калдыклары тулып ята икән, бу очракта җирнең хуҗасына 20 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

–  Дачада үз белдегегез белән кое казыту да тыела. Скважина  казу өчен рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Тиешсез урында җир казыган өчен дә штраф каралган.  Андыйларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Әгәр кое казучы кеше вазыйфаи зат икән, аның күләме тагын да арта: 30 меңнән 50 меңгә җитә.

– Бәдрәфне дөрес итеп саласы. Калдыкларны җыю өчен махсус герметик савыт куелырга тиеш. Бәдрәф белән йорт арасында 12 метр ара булу мөһим. Капкадан 2 метр, су колонкасыннан 8 метр ераклыкта булуы шарт. Шушы таләпләр үтәлмәсә,  физик затларга 1 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф салына.

– Дача, бакча участогында машина юуу тыела. Пычрак су һәм техник майлар туфракка зыян сала. Күрше участокка да агып китәргә мөмкин.

– Тавышланырга ярамый. Бакча булса да, биредә дә тынычлыкны сакларга туры киләчәк. Кичке 9дан иртәнге 8гә кадәр тавышлансагыз, күршеләрегез полиция дә чакырта ала. Гаеплеләргә штраф каралган. Тәртип бозган өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр.

–  Хәзер бакчачылык ширкәте рәисе еллык җыелыш хакында халыкка хәбәр бирмәсә дә була. Җыелыш вакыты уставта язылырга тиеш. Мәсәлән, апрельнең соңгы шимбәсе. Әгәр уставта язылмаса яисә өстәмә сораулар күтәреләсе булса гына, хәбәр җибәреләчәк.


Фикер өстәү