Татарстан мәктәпләрендә укучыларның телефоннарын тартмага җыярга хыялланалар. Тик бу чынга ашырлык хыялмы соң? Бала кулыннан замана уенчыгын тартып алсаң, нәрсә көтәргә?
Бер ай элек чамасы Дәүләт Советында узган утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина гаджетларның укуга комачаулавын, социаль челтәрләрнең бала психикасына начар йогынты ясавын әйткән иде. Шуңа күрә телефоннарны дәрес алдыннан махсус тартмаларга җыярга тәкъдим итте. «Бу тәҗрибә республиканың барлык мәктәпләренә дә кертелсен иде дип хыялланам. Без шуңа таба барабыз, әмма моның өчен әти-әниләрнең ризалыгы кирәк», – диде ул.
Дәрескә комачаулавы һәркемгә билгеле булса да, аннан баш тартучы мәктәпләр бик сирәк. Ни өчен дигәндә, бала хокуклары бозыла диюче әти-әниләр бар. Телефон баланың милке булып санала. Шуңа күрә мәктәп әти-әниләрдән узып берни дә эшли алмый. Мәгариф министрлыгы да тәкъдимнәр белән генә чикләнә ала. Дөрес, быел СаНПин кагыйдәләре буенча мәктәптә телефонны уку әсбабы буларак куллануны тыйдылар. Балаларның күзләренә зыян килә, дип борчыла башладылар. Әмма аның дәрескә комачаулавы түрәләрне артык борчымый. Шул ук вакытта кайбер мәктәп җитәкчеләре телефоннарны тартмага җыюны гадәткә кертте. Казанда да, Чаллыда да бар андыйлар. Авыл мәктәбе укытучылары белән сөйләшкәндә, бездә балалар тәрбияле, дәрес вакытында сүндереп куялар, диләр. Тик җиңеп булмый торган балалар авылга яки шәһәргә генә карамый.
– Телефонны бирмим дисә, аны бала кулыннан каерып алып булмый. Аласың икән, сиңа җинаять эше ачалар. Телефон аркасында беркөнне мәктәпкә полиция вәкилләре килде. Без түгел, 9 нчы сыйныф укучысы чакырткан. Шул ук сыйныфта сүзне тыңламый торган берничә укучы бар. Яшь укытучыга дәрес алып барырга комачаулагач, аптырагач, укучының кулыннан телефонын тартып алган. Шуннан соң теге егет 112 номерына шалтыраткан. Озак та үтмәде, полиция вәкилләре дә килеп җитте. Менә шундый мөнәсәбәт булганда ничек итеп мәктәпкә яшь педагогларны җәлеп итәсең? Телефонны тартмага җыю дөрес түгел, аны өйләрендә үк калдырып килсеннәр, – ди авыл мәктәбе директорларының берсе.
Казандагы инженерлык лицеенда телефоннарны 2016 елдан бирле махсус тартмачыкка җыялар. Моңа ничек ирешкәннәр икән?
– Әти-әниләргә аңлаттык, аңладылар. Иртән ишектән керүгә тартмада калдыралар, шалтыратырга кирәк булганда алалар. Телефон булмагач, балалар бер-берсе, укытучылар белән күбрәк аралаша, телефонга алданмый. Мондый тәртипне республиканың барлык мәктәпләренә дә кертергә кирәк, – ди директор Венера Хәйретдинова.
Әти-әниләрнең фикерләре бертөрле генә түгел. Берәүләр кыйммәтле телефоннар югалыр дип борчылса, икенчеләр, гаджетларның мәктәптәге гаугалы хәлләрне төшергәндә кирәге чыгачак, ди. Әгәр телефоны булмаса, укытучы балага кычкыра башларга мөмкин дип борчылучылар да юк түгел.
– Укытучы улыбызның телефонын тартмага салганда ялгыш идәнгә төшеп ватылган. Ремонт өчен берәү дә акча түләмәде. Хәзер телефонын алырга кушсалар да, бирми, әтигә әйтәм, ди. Кайчак үземә дә шалтыраталар, әмма мин ремонт турында искә төшергәч, тынычланалар тагын. Минемчә, тартмага җыеп, мәктәп эчтәге чүпне тышка чыгарырга теләми, – ди ике бала атасы Айзат.
– Дәрестә уйнап утыра икән, аны алып кую хәерле. Әгәр контроль бар икән, бала интернеттан хәтта без эзләп бирә алмаган бик күп мәгълүмат ала. Укучыны телефоннан файдалы әйберләр табарга өйрәтергә кирәк. Тулысынча тыю дөрес түгел. Безнең улыбызга – 16 яшь. Кечкенә чакта гел телефонда иде. Хәзер инде уеннардан туйды. Үзенә кирәк булган нәрсәләрне генә карый. Финанс, сәнгать темалары белән кызыксына, китаплар укый башлады. Әгәр кечкенә вакытта тыйган булсак, хәзер иркенләп уйный гына башлаган булыр иде. Әлмәттә төрек лицеенда укый. Беренче елларда дәрес вакытында телефонга үрелгәнен күрсәләр, алып куялар иде. Ничектер кулланмаска өйрәттеләр бит. Хәзер инде үзләре дә аңлыйлар, – ди «Татарстан ата-аналары төркеме» координаторы Илсөя Әхмәтгалиева. – Телефон – шәхси әйбер, аны тартмага җыю бала хокукларын чикләү була, диюче әти-әниләр белән дә очрашырга туры килә. Без рәхәтләнеп телефонда утырганда, ни өчен алар файдаланмаска тиеш, диләр. Шулай ук мәктәптә иртән тапшырып, өйгә кайтканда гына бирергә кирәк, диючеләр дә бар. Бала тәнәфестә ял итәргә тиеш, ә алар барысы шунда ябырылалар, дигән фикерләрне дә ишетәбез.
Җәүдәт Хөсәенов, КФУ галиме:
– Мәктәпләрдә телефоннарны тыярга кирәк. Өйдән килүгә аны тартмага җыю яклы мин. Дәрестә телефонда уйнап утыру баланың укуына, укытучыга белем һәм тәрбия бирергә комачаулый. Мин үзем мәктәп тормышыннан аерылган кеше түгел. Замана балалары «экранлашкан», аларга экранда аңлатмасаң, кызык та түгел. Гаджетлар – замана бәласе. Ул тормышка киң үтеп керде, аннан баш тартып та булмый. Чит илләрдә хәзер аны куллануны чикли башладылар. Интернет киңлекләрендә нинди генә мәгълүмат юк, алар арасында зыянлылары да бар. Шуңа күрә бездә дә чикләргә кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat