Уртак сүз Казанда әйтелә. Татарстан башкаласында Премьер-министрлар җыелды

Казанда Евразия хөкүмәтара советы (ЕАЭС) утырышы уза. Билгеле булганча, әлеге халыкара оешмага Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан керә. Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба исә күзәтүче буларак катнаша. Татарстан башкаласында бу илләрнең Хөкүмәт башлыклары сәүдә, икътисад, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек турында фикер алыша.

Әлеге утырышка килгән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Президенты белән Казан Ратушасында эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда республикадагы эпидемиологик хәл турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, вазгыять тотрыклы. Хәзер төп игътибар вакцинациягә бирелә. «293 мең вакцина комплекты килде, 234 мең кеше прививка ясатты. Көн саен 5 меңнән артык кеше вакциналаштырыла. Без бу санны арттыру буенча эшлибез», – диде Президент.

Икътисад турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, I квартал нәтиҗәләре буенча вазгыятьнең тотрыклы, социаль түләүләрнең вакытында башкарылуын, илкүләм проектларның план буенча тормышка ашырылуын әйтте. Президент әйтүенчә, хезмәт базарындагы вазгыять тә тотрыклыланган. Эшсезлек 1,6 процент тәшкил итә. Михаил Мишустин фикеренчә, бу – бик яхшы күрсәткеч. «Сез төбәкнең һәм бөтен илнең социаль-икътисади үсеше белән актив шөгыльләнәсез, чөнки РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемен җитәклисез», – диде ул Рөстәм Миңнехановка.

Татарстан Президенты Михаил Мишустин Беларусь Премьер-министры Роман Головченко,  Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин, Таҗикстан Премьер-министры Каһир Рәсүлзадә, Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов, Кыргызстан Премьер-министры Улукбәк Марипов, Әрмәнстан Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Никола Пашинян  белән уздырган очрашуларда да катнашты. Очрашуларда төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек һәм коронавируска каршы көрәш турында фикер алыштылар.

Роман Головченко, Улукбәк Марипов һәм Абдулла Арипов белән Президент Рөстәм Миңнеханов аерым да очрашты. Роман Головченко «Алабуга» махсус икътисади зонасында һәм «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Беларусь Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 870,4 млн доллар тәшкил иткән. «Беларусь соңгы еллар дәвамында тотрыклы рәвештә республиканың тышкы сәүдә лидер партнерлары арасына керә. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Роман Головченко Татарстанның үсешен күзәтеп баруларын әйтте. Эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча килешүләр беркетмәсенә кул куелды.

Татарстан белән Кыргызстанның ике арадагы товар әйләнеше 2020 елда 41 млн доллардан артып киткән, бу күрсәткечне арттыру өчен мөмкинлек бар. Улукбәк Марипов белән очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан Президенты әйтүенчә, соңгы вакытта бу ил белән элемтәләр сизелерлек киңәйде. «Ике ай элек мин Мәскәүдә Кыргызстан Президенты Садыйр Җаппаров белән очраштым. Бу очрашу нәтиҗәләре буенча без киләчәк хезмәттәшлегебез юлларын билгеләдек. Без төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Кыргызстанда ислам банкингы яхшы үсеш алган – безнең өчен бу шулай ук перспективалы юнәлеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте. Уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында ул нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен, машина, вертолет, автомобильләр төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерүне, IT, медицина һәм фармацевтика, фән һәм мәгарифне атады. Казан белән Бишкәк арасында кабат авиарейс булдырырга тәкъдим итте. «Без үзара сәүдәне киңәйтү яклы. Шулай ук безгә Татарстанның цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе дә кызыклы», – диде Кыргызстан Премьер-министры.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән дә очрашты. Ике арадагы товар әйләнеше 20 процентка кимеп, 156 млн долларны тәшкил иткән. Татарстан Президенты фикеренчә, безгә бер-беребезнең мөмкинлекләрен өйрәнергә кирәк. Очрашуда Үзбәкстаннан килеп, Татарстанда эшләүчеләр турында да сүз булды. «Алар безгә бик кирәк. Бигрәк тә төзелеш тармагында», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү