Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы татулык турында: «Безнең бөтен эшебезнең нигезе бу»

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә парламентта Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы җитәкчеләре өчен республика семинарында катнашучылар белән очрашты.

«Семинар (ә анда һәр ел саен милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә республиканың әйдәп баручы оешмалары һәм белгечләрнең тәҗрибәсе карала) Ассамблея һәм аның шәһәр-районнардагы вәкиллекләре эшенең сыйфатын арттыруга, шулай ук милли мәдәни берләшмәләр җитәкчеләренең абруен үстерүгә юнәлдерелә», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, Ассамблея асылда милләтара эшләр буенча ресурслар үзәге ролен үти.

Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елда Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында милләтара тынычлык-татулыкны саклау, туган телләрне өйрәнү эшен көчәйтү мөһимлеген билгеләп үтте. «Безнең бөтен эшебезнең нигезе бу», – диде Дәүләт Советы Рәисе. Ул шәһәр-районнарда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чараларын тормышка ашыру эшен көчәйтергә чакырды.
Ул Татарстан Халыклары ассамблеясы президиумының зона утырышларында милләтара һәм конфессияара тынычлык-татулыкны саклау мәсьәләләре буенча муниципалитетларның алдынгы тәҗрибәсе каралуын искәртте.

«Татарстанда этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту эшчәнлегендә нәкъ менә муниципаль берәмлекләргә зур урын бирелә. Кешеләр белән конкрет эшләү урыннарда – шәһәрдә, район, авыл, предприятиедә бара», – дип басым ясап әйтте Татарстан Халыклары ассамблеясы советы рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин ышандырып әйткәнчә, Татарстан Президенты ярдәме белән Дуслык йортлары һәм Ассамблея вәкиллекләренең матди-техник базасын ныгыту эше дәвам иттереләчәк.


Фикер өстәү