1 Май, Яз һәм хезмәт бәйрәме иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Анда кемдер рәхәтләнеп ял итә, кемдер бакча һәм йорт-җирне тәртипкә китерү белән мәшгуль. Кайбер якларда йорт саен йомырка, тәм-том җыеп, дус-туганнар белән җыелышып бәйрәм ясыйлар. Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары әлеге бәйрәм белән бәйле матур хатирәләрне яңарттык.
Зөлфирә Шәйдуллина, җырчы:
– Безнең авылдагы йорт тыкрык янында булгач, территориябез бик зур. Май бәйрәмнәрендә дәү әни, әти-әни, апа һәм мин җыелышып, әнә шул урыннарны чистарта идек. Электән калган гадәт инде ул, хәзер дә өмә ясамый калган юк. Яшь чирәмнең шытып килгән мәле. Шуны тырмалап, себереп, аннан бөтен чүп-чарны яндыра идек. Шул чүп яндырганнан соң чыккан төтен исе… Кечкенә чактагы рәхәт бер мизгел! Төнлә дә шул төтен исе авыл урамнарында йөри иде. Безнең авылда тагын бер традиция – язны «күкәй бәйрәме» ясап каршылау бар. Балалар укытучылары белән бергә өй саен йөри. Без матур итеп бизәлгән йомырка, тәм-томнар биреп чыгарабыз. Үземә дә тәтеде ул минем, өй саен йөргән чаклар әле дә хәтердә. Ул чакларны бик сагынам. Без бәхетле балалар инде. Бөтен гаиләбез белән өмә ясап эшләү, әбиләр тәрбиясендә үсү рәхәтен татып үстек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat