Вакцина турындагы 5 мифка ачыклык: дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак

Татарстан ел саен уза торган Европа иммунизация атнасына кушылды. Быел ул 26 апрельдән 2 майга кадәр “Вакцина безне якынайта” шигаре астында уза һәм халыкның игътибарын вакцинациягә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, быел Европа иммунизация атнасы аерым әһәмияткә ия. Беренче чиратта, атна COVID-19га каршы булган вакциналар турында мәгълүмат бирүгә багышланган. Коронавируска каршы уйлап чыгарылган яңа вакцина белән бәйле төрле имеш-мимешләрне еш ишетергә туры килә, социаль челтәрләрдә дә бу хакта күп бәхәсләр алып баралар. Казанның 20нче сырхауханәсендә йогышлы авырулар һәм иммунопрофилактика буенча белгечләр вакцинация турындагы иң еш ишетергә туры килгән ялгыш фикерләргә ачыклык керттеләр.

1. Вакциналар авырудан 100 процент сакламый. Авырып терелү яхшырак
Вакциналар 100 процент нәтиҗәлелек бирми, әмма йогышлы авырулардан саклану өчен җитәрлек. Әйе, әгәр кеше авырып терелә икән, аның иммунитеты көчлерәк һәм ул озак вакыт саклана дигән сүз. Әмма бу иммунитет аңа нинди бәя белән биреләчәк? Вакцинация авырудан тулаем саклануны гарантияләми, әмма ул нәтиҗәле һәм, авырган очракта, авыруны җиңел формада кичерергә мөмкинлек бирә, – ди Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

2. Прививкаларның тискәре йогынтылары күп. Инвалидлыкка китерүче өзлегүләр барлыкка китерә
Вакцинация иң куркыныч инфекцияләрнең күпчелеге өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысул булып тора. Мәсәлән, хроник чирләрдән интегә торган кешеләргә авыру кискенләшкән чорда прививканы кадатырга ярамый. Моның кебек чикләүләр күп, бу очракта мәсьәлә пациентның дәвалаучы табибы тарафыннан хәл ителә. Тискәре йогынтылары бар, чөнки вакциналар – дару препаратлары. Әмма вакцинациядән куркыныч өзлегүләр очраклары бик аз һәм инфекция үсешендә сәламәтлеккә зыян китерү куркынычы белән бөтенләй дә чагыштырырлык түгел, – ди белгеч.
Тискәре йогынтылар турында Идел буе федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Ирина Кравченко тулырак итеп сөйләде:
Прививка кадатканнан соң температура булу – нормаль реакция, иммун системасы организмга кергән вакцинациягә җавап бирә дигән сүз. Бер генә прививка да инфекциядән йөз процентлы саклауны гарантияләми һәм өзлегүләрсез узмый. Өзлегүләр булса, гадәттә, җиңел формада килеп чыга һәм тиз уза. Вакциналар әле күптән түгел генә барлыкка килде һәм иммунитетның никадәр вакытка җитүе турында әйтеп булмый. Прививка ясаткан кешедә ике елга коронавирустан иммунитетның барлыкка килүе күздә тотыла. Әлегә организмны 9 ай төгәл саклый дип исбатланган.

3. Вакциналар сыйфатлы түгел һәм аларда куркыныч матдәләр бар
Вакциналарда өстәмә матдәләр саны физиологик нормадан артмый һәм, гомумән, вакцинада куркыныч матдәләр юк. Аларның составларына керүче матдәләрнең бер генә дозасында да иммунитетка куркыныч тудыручы тәэсир расланмаган. Әйе, вакцинага химик матдәләрнең кайбер компонентлары керә, ләкин алар организмга зур йогынты ясамый. Сыйфатка килгәндә, Россиядә куллануга кертелгән барлык вакциналар да бик күп клиник сынаулар узды һәм үзенең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын исбатлады. Аларның барысы да сертификатларга ия һәм куллануга рөхсәт ителгән, – дип фикергә ачыклык кертте Дмитрий Лопушов.

4. Вакциналар табигый иммунитетны бозалар һәм киләчәк буыннарга йогынты ясыйлар
Организмның инфекцияләрдән саклау буенча тумыштан килгән механизмнары бар, тик йогышлы авыруларга каршы “табигый” иммунитет юк. Без сулый торган һавада да, тотынган предметларда да – безнең иммунитет һәр минут саен көрәшә торган меңләгән бактерия һәм вируслар бар һәм иммун системасын чираттагы вакцина белән “бозу” мөмкин түгел.
Әлегә киләчәк буыннарга турыдан-туры вакциналарның йогынтысы турында статистик расланган мәгълүматлар юк. Тик безнең шәхси тәҗрибәбез вакцинаның бернинди көтелмәгән нәтиҗә бирми торган, ышанычлы, дәвамлы иммунитет формалаштыруы турында сөйли.

5. Дөньяда башка масштаблы эпидемияләр юк, нигә прививка ясатырга?
Әлеге сорауга җавапны без барыбыз да узган елгы вәзгыятьтән күрдек. 2020 ел киресен раслады, дип җавап бирде белгечләр.
Экспертлар фикеренчә, йогышлы авыруларны соңыннан дәвалаганга караганда йоктырмау чарасын күрү җиңелрәк. Ә вакцинаны ясатыргамы, юкмы – монысын инде һәрбер кеше үзе хәл итә.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү