Май ялларында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре халык күп җыелган урыннарда рейдлар үткәрәчәк. Белгечләр театр, сәүдә үзәкләре, кинотеатрларны тикшерәчәк.
— Роспотребнадзор идарәсе ялга китми — 4 майдан 7 майга кадәр гадәти режимда эшлибез, күзәтчелек чаралары шулай ук булачак. Массакүләм чаралар үткәреләчәк урыннарны без аеруча игътибарга алачакбыз, — диде идарә җитәкчесе урынбасары.
Май бәйрәмнәре чорында лабораторияләр дә эшләвен дәвам итәчәк, анда ПЦР-тест тапшырырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat