Надир Дәүләт вафат. Татар җәмәгатьчелеге кайгы уртаклаша

Истанбулда 76 яшендә танылган татар галиме Надир Дәүләт вафат булды. Социаль челтәрдә хатыны хәбәр иткәнчә, ул соңгы көннәрдә каты авырып хастаханәдә яткан.

Надир Дәүләт Манчжуриядә мөһаҗирләр Ибраһим һәм Рокыя гаиләсендә 1944 елда дөньяга килә. Аның әти-әнисе Гаяз Исхакый тырышлыгы белән оештырылган “Милли байрак” газетасын чыгара. Әмма гаиләнең тыныч көннәре озакка бармый. Совет хөкүмәте әти-әнисен кулга алып, ГУЛАГка 10 елга төрмәгә хөкем итә.

Яшь ярымлык Надир бабасы тәрбиясенә кала. Ул да вафат булгач, бер татар гаиләсе балалыкка ала. Надир Дәүләт әңгәмәләрендә уллыкка алынганын 14 яшендә генә белүе, ә бертуган сеңлесе белән беренче тапкыр 1990 елда Казанда очрашуы турында сөйли.

Надир Ибраһим улы Дәүләт 1949 елдан бирле Төркиядә яши. 1971 елда Истанбул университетын, 1974 елда Германиядә Мюнхен университетын тәмамлый. 1982 елда Германиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, Истанбулдагы Мәрмәрә университеты, АКШтагы Колумбия һәм Висконсин университетларында төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 елда – Төрки тикшеренүләр институты директоры. Соңрак Истанбулның Ядитәпә, Айдын университетларында эшли. Китаплары татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басыла.

Надир Дәүләтнең вафат булуы турындагы хәбәр татар җәмәгатьчелеген тетрәтте. Халык шагыйре Разил Вәлиев аңа багышлап язган шигыре белән уртаклашкан:

– Михнәтле һәм ачы мөһаҗир язмышы кичеп тә сыгылмаган-сынмаган, көчле рухлы, туры кыйблалы шәхес, чит илләрдә гомер сөреп тә, армый-талмый милләтебез өчен фидакярләрчә хезмәт иткән мәшһүр галимебезнең урыны җәннәт түрләрендә булсын!

Ходай Тәгалә Берил ханымга, сеңлесе Фәридәгә, улларына сабырлык бирсен. Мин бу шигырьне туган көнендә Надир дустыма багышлап юллаган идем…

ТАТАР МӨҺАҖИРЕ

Күпме татар, чит җирләргә китеп,
Михнәт чиккән, даннар казанган,
Канатлары канап, каерылса да,
Аерылмаган җаны Казаннан.
Төп Ватаны чөнки шушы җирдә,
Яшәсә дә әллә кайларда.
Татар булып пешеп җитәр өчен
Казаннарда кирәк кайнарга.
Мин бәхетле – ил бәхетле булса,
Халкым булса азат, тәхетле.
Мин милләтем – татарларым белән
Бергә чакта гына бәхетле!

Язучы Фәүзия Бәйрәмова аны Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчураларның дәвамчысы дип атады:

– Милләтнең бер асыл улы иде. Аның язмышы – милләт язмышы – фаҗига белән бөеклек янәшә… Туры сүзле акыл иясе, зур галим иде. Татарга дөрес тарихын язып калдырды. Милләт өчен әрнеп яшәде…

Бөтендөнья татар конгрессы Төркиядәге милләттәшебез, күренекле галим, тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Надир Дәүләт вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең тормыш иптәше, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.  «Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!», – диелә кайгы уртаклашуда.


Фикер өстәү