«Аңа ничек һәйкәл куя алсыннар инде?»: Сара Садыйкова портретына штрихлар

Моңарчы «Бөекләр эзеннән» сәхифәсендә без бер әсәргә туктала идек. Сара Садыйкова иҗатына карата бу алымны кулланып булмый кебек. Ләкин аның иҗатының символына әверелгән җыр – «Җидегән чишмә» бар. Әлеге символ дистә еллар куела алмаган һәйкәлдә дә чагылыш тапкан иде. Без композиторның бердәнбер кызы, танылган балерина Әлфия Айдарская белән мирас һәм мәңгеләштерү мәсьәләләре турында сөйләштек.

Әлфия Айдарская

«Сакаллы» һәйкәл

Әлфия Айдарская, балерина, Сара Садыйкованың кызы:

– Сара Садыйковага һәйкәл кую мәсьәләсендә мин инде бернигә дә ышанмыйм. Башта ул Юнысовлар мәйданында булырга тиеш иде. Сынчы Рада Нигъмәтуллина аны шул урынга тәгаенләп иҗат итте. Композиция Сара Садыйкова сыны, пианино, чишмәдән су алучы кызлардан гыйбарәт. Ләкин ул мәйдан җире сатылган булып чыкты һәм һәйкәл икенче урынга тәгаенләнде. Ул җирне барып карадым, дөресен әйтим, миңа ошады. Рада Нигъмәтуллина әлеге җир белән ризалашмады, минем хәлне аңлатып язылган хатыма җавап бирмәде. Аннары Раданың мине идеяне сатучы, сүзендә тормаучы дип атавын җиткерделәр. Ел дәвамында шалтыратып тордым, җавап бирүче булмады.

Быел мәдәният министры Ирада Әюпова белән дә очраштым. Теләгем Сара Садыйкова концертын Сәйдәш концерт залында оештырырга рөхсәт алу иде. Очрашуга Сара Садыйковага һәйкәл сорап меңәрләгән кешеләрнең имзалары куелган журналны да алып бардым. Төп нөсхә иде ул, хәзер инде миндә һәйкәлкә кагылышлы бернәрсә дә калмады. Күчермәсен алырга кирәк иде, әлбәттә…

Министр һәйкәл турында сүз башлады. Тукай белән Татарстан урамнары киселешендә булачак икән. Мин аптырап калдым, анда урын да юк бит инде. Аннары уйлыйм: ничек һәйкәл куя алсыннар инде?.. Рада Нигъмәтуллина исән вакытта ук пианиносы юкка чыккан иде. Элек эшләнгән хаталарны хәзерге җитәкчеләр төзәтә аламы? Мин ышанмыйм. (Яңа Кырлайда Татарстан Президентының татар зыялылары белән очрашуында мәдәният министры Ирада Әюпова Сара Садыйковага һәйкәлне скульптор Рим Акчурин белән куячакларын әйтте. – Ред.)

Һәйкәлне үз кулларым белән салырга тырышам. Әни вафатыннан соң аның мирасын барлап китап чыгару, концертлар оештыру эшенә керештем. Шулай итеп 8 китап, 3 ноталар җыентыгы, 30га якын төрле язма-мәкаләләр бастырдым. Ел саен туган көненә багышлап концерт куябыз. Узган ел, пандемия булу cәбәпле, концертлар булмый калды. Шуңа күрә быел өч урында 3 концерт куябыз… Китапларны пенсия акчасына чыгарам, үз көчем белән. Миңа бит хәзер бернәрсә дә кирәкми.

Мин китап төзегәндә бик вакчыл, кат-кат тикшерү ягында. Юкса бик төзәтеп булмаслык хаталар кылырга мөмкин. Күптән түгел шундый төзәтеп булмаслык хата ясалды да. Китап нәшрияты чыгарган «Җидегән чишмә» дигән җыентыкта «Кайтырсың бит…» дигән вальc-җырның ноталарын тулысынча куеп бетермәгәннәр. 16 такт юк, бу яртысы төшеп калган дигән сүз инде. Шулай итеп, Сара Садыйкованың бер җыры юкка чыкты дигән сүз…

«Җидегән чишмә»

Мин Гомәр Бәширов белән әнкәйне күмгәч таныштым. Озак сөйләшеп утырдык. Әнкәй турында җылы истәлекләре белән бүлеште. «Җидегән чишмә» Гомәр Бәшировны да, Сара Садыйкованы да  күтәргән әсәр ул.

Гомәр Бәширов миңа «Җидегән чишмә» сүзләрен тәкъдим иткәч, мин бик куандым һәм уйланып калдым. Шундый шигъри, музыкаль сүзләргә нинди көй кирәк булыр икән дип. Мин ул көйне озак эзләдем: үземне күңелемнән шул чишмә янына илтеп куйдым. Күңелем белән генә түгел, мин чынлап та кайбер көйләремне су буйларында, таллар арасында кешеләрдән качып, табигать белән күзгә-күз калып чыгарам. Кайчакта күзләремнән энҗедәй яшь бөртекләре тәгәри. (Сара Садыйкова)

Әни уйга кала.  Аңа заманча да, халыкчан да булган музыка язу бурычы куела. Ул, ниһаять, языла.

«Җидегән чишмә» язылгач та, алар җырчыны бик озак эзләгәннәр һәм Зөһрә Сәхәбиевага тукталганнар.

Зөһрә аны беренче мәртәбә Пермьдә гастрольдә чакта җырлый. Зал аны алкышларга күмә һәм бу җырны кабат-кабат башкаруын сорый. Әлеге чыгышның тарихка язмасы да сакланып калган. Бүген исә Зөһрә «Җидегән чишмә»не тагын да үтемлерәк итеп башкара. Бу җырга бит әллә ни вокал кирәкми, фәкать моң һәм аңлап башкару кирәк. Шуңа минем аны яшьләргә тыңлатасым килә. Әлеге җырны бер генә концерттан да калдырганым юк.

Сара Садыйкова җырларының берләштерә торган сере бар. Бер-берсен яратмаган кешеләр дә аның җырларын авыз ачып тыңлап торалар бит.  Мондый хәлне бик күп күзәткәнем бар.

Зөһрә Сәхәбиева

Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты:

«Ул җыр – 45 ел минем юлдашым»

–  Сара Садыйкова уникаль шәхесебез иде. Байлык, муллык артыннан кумады, фәкать иҗат белән яшәде. Мин аның белән студент вакытларыннан бирле таныш. Сара апа радиодан аның җырын башкаруымны ишеткән дә бик ошаткан, һәм мине өенә чакырып алды. Шуннан якыннан аралаша башладык, җырлар өйрәтә, киңәшләр бирә иде. Ул шулкадәр гади, ачык, ихлас кеше иде.

Берзаман, Зөһрә, сиңа яңа җыр яздым, шуны өйрәтәм, кил әле, дип өенә чакырды.  Яңа җыр дигәне «Җидегән чишмә» икән. Бу җырны бик яраттым һәм 45 ел буе җырлыйм менә. Беренче башкару болай булды. Сара апаның 70 еллыгына опера һәм балет театры бөтен Россия буйлап круиз-гастроль оештырды. Анда, студент кына булсам да,  мине дә чакырдылар. Пермь шәһәрендә дә булдык. Шунда  «Җидегә чишмә»нең премьерасы булды. Сара апа үзе рояльдә уйный, мин җырлыйм. Җырлап чыктым, кырын гына Сара апага карыйм, ризамы икән, дип. Зал гөрләтеп кул чапты. Җырны тагын бер кат җырлаттылар. Беренче башкаруда болай ук кабул иткәннәрен күргәнем дә юк иде.

Мин бик күп җырлар башкардым. Сара апаның «Җидегән чишмә»се һәрвакыт минем белән, гомер юлдашым булды. Мин аларның догачылары, урыннары җәннәттә булсын. Ике шәхес миңа ышаныч күрсәткән дигән сүз бит ул. Сара апа тормышта да, юлларда да искиткеч иде.

Берзаман ул миңа, маңгаең артык киң, чәчеңне кистереп, каплап йөрергә кирәк, диде. Мин риза булмадым, алай йөргәнем юк, килешмәс тә, дип җавап бирдем. Кай арада кулына кайчы алгандыр, чәчемне кискәнен сизми дә калдым. Менә хәзер матур булды, ди. Маңгаең киң дигәнгә үпкәләмә, дип иңнәремнән кочып алды. Шундый кинәт гамәлләре белән дә истә калды.

Җәмилә Гергенредер-Назыйрова, рәссам: 

«Үземне шул торналардай хис итәм»

– Мин Ташкентта рәссам Әнвәр Назыйров гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әти бик кунакчыл, ачык кеше иде, шуңа күрә мин балачактан ук укытучы Шакир Мөхәммәдьяровны, Бакый Урманчены, Мостафа Ногманны, Чыңгыз Әхмәровны хәтерлим. Мөгаен, әти тудырган мохит һәм әлеге шәхесләр киләчәктә һөнәр сайлаганда да тәэсир итми калмагандыр. Алар бит фикер дә алыша, концертлар да оештыра иде.

Бер көнне Мостафа Ногман безгә Сара апа Садыйкованы да алып киләчәген әйтте. Әле дә күз алдымда: әлеге зифа буйлы ханым ишектән керү белән туп-туры фортепиано янына атлады. Берзаман аның бармаклары астыннан искиткеч моң агыла башлады. Бу – «Кайтыгыз, торналар» дигән җыр иде. Күзләрдән яшьләр чыкты. Җырның гүзәл сүзләре, музыкасы күңелемне кузгатты. Сара апа, каушап: «Балам, Җәмилә, нигә елыйсың?» – дип сорады. Миң аңа: «Ташкентта үземне шул торналар кебек үк чит хис итәм», – дип җавап бирдем. Бу вакыйгадан соң 50 ел үтеп китте. Минем йөрәгемдә Сара апаның сүзләре мәңгегә калды.

Хәзер инде мин 27 ел Германиядә, Франкфурт-на-Майне шәһәрендә яшим. Ирем Виктор – этник немец, ике балабыз, өч оныгыбыз бар. Ирем – шагыйрь, ул татар телен, безнең мәдәниятебезне ярата. Гаиләбезгә «Җидегән чишмә» җыры бик якын. Ирем, бу җырның нәфислегенә, шул ук вакытта  көченә таң кала. Ә бер көнне ул аны урыс теленә тәрҗемә итте һәм Әлфия апага сөенеч булсын дип аңа яздырып җибәрде.

Светлана Шәвәлиева, КМТТУ-КАИ гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты, sara_sadykova_songs сәхифәсе авторы:

«Әлфия апага сөенеч» озын гомерле булды»

– Мин Сара апа җырларын балачактан тыңлап үстем. Аның кызы Әлфия апа белән танышу мине шушы бөек шәхескә, аның иҗатына тагын да якынайтты. Әлфия апаны исә Германиядә яшәүче дустым  Җәмилә үтенече белән эзләп таптым. Чөнки аның әтисе – атаклы рәссам Әнвәр Назыйров Сара апа белән бик дус булган. Без танышу белән бик тиз дуслашып киттек, үземчә аңа ярдәм итәргә тырышам.

Узган елны ул концерт оештыра алмады, бик боекты. Шуннан без «Әлфия апага сөенеч» дигән проект әзерләргә булдык. Социаль челтәрләрдә шушы хештег белән Сара Садыйкова җырларын урнаштыра башладылар. Татарстаннан гына түгел, Германия, Чехия, Италия, Үзбәкстан, Америкадан да татарлар Сара Садыйкова җырларын башкарды. Әлфия апага ике сәгатьлек концерт күрсәттек, бик күңеле булды.

Әлфия апа – танылган балерина, хөрмәткә һәм игътибарга лаеклы шәхес. Әмма аңа интервью алырга килсәләр, үзе турында түгел, әнисе Сара Садыйкова, әтисе – режиссер Газиз Айдарский турында сөйли. Үзе турында сораштыра башласаң, минем бер китабым бар, шуннан укырсың, дип сүзне төгәлләргә тырыша. Сара Садыйкова, Газиз Айдарский турында китапларны ул үз акчасына чыгара һәм юл чыгымнарын үз өстенә алып, аларны район китапханәләренә, музейларга тарата. Аннары яңа китабын башлый. Бу – аның яшәү рәвеше.

Әлфия Айдарская:

– Миңа туктарга ярамый, аңлыйсызмы?.. Тиздән 96 тула, кая чаба бу вакыт?! Ә минем эшем шундый күп. Сиңа биш соравым бар, аңа… Вакыт белән бергә атлаганда гына гомер бәрәкәтле була.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү