Кармагыңа киртләп куй — балык урынына штраф эләкмәсен

Балык урынына штраф эләкмәсен. Елга буена төшеп утырганчы, һәвәскәр балыкчыларга кармакка киртләп куярлык нинди кагыйдәләрне исәпкә алырга кирәк икәнен белештек.

Чикләүләр

Язгы уылдык чәчү чоры балыклар өчен аеруча мөһим. Шуңа да бу вакытта судагы тереклек ияләрен законсыз тоту очракларына юл куймас өчен, Татарстан территориясендә көндәлек рейдлар оештыра башладылар. Законсыз рәвештә балык тоту белән шөгыльләнүчеләргә, билгеле, чарасы-җәзасы да каралган.

Татарстанда сәнәгый (промышленное. – Ред.) балыкчылыкка бәйле язгы тыю вакыты билгеле булды. Шулай итеп, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында, аларга койган елгаларда балык һәм башка су биоресурсларын тотуга чик куела. Һәвәскәр балыкчыларга исә ярдан, балык уылдык чәчми торган урыннарда (нерестовые места. – Ред.) гына балык тоту рөхсәт ителә. Бер кармакка ике элмәк кенә ярый. Шуны да искәртик: «Һәвәскәр балыкчылык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль Законның 6 маддәсе нигезендә, һәвәскәр балыкчылык белән мавыгу гомум кулланышта булган су объектларында ирекле рәвештә һәм бушка гамәлгә ашырыла. Махсус хезмәтләр күрсәтү өчен генә аерым акча түләтергә мөмкиннәр (мәсәлән, көймә, кармак арендалау һ.б.). Шәхси ясалма сулыкларда, аквакультура хуҗалыкларында балык тоту тыелуын онытмаска кирәк.

Браконьерлар турында «Халык контроле» порталына хәбәр итеп булачак. Мөрәҗәгатьләр өчен махсус урын булдырганнар. Сүз уңаеннан, браконьерлар гадәттә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына коя торган елга тамакларында «оялый» икән. Россия балыкчылык тармагының Урта Идел территориаль идарәсе белгечләре күзәтчелегендә 12 субъект бар, сулыкларның иң зур мәйданы Татарстанга карый.

Нинди балыкларны тотарга ярамавын да белеп торыгыз. Хариус, таймень, керкә (форель), тубан авыз (подуст), әче балык (горчак), мәрсин балыгын кармакка каптыру штраф белән яный. Кызыл китапка кертелгән балык төрләрен тоту да тыела.

Быелдан бөтен Россия буенча (Ерак Көнчыгыш, Төньяк һәм Себердән кала) ятьмә белән балык тотуга тулысынча чик куела. Хәтта ятьмәне сату эшен дә җайга салачаклар – аның махсус номеры һәм иясенең исем-фамилиясе күрсәтелгән булырга тиеш. Шулай ук шартлаткычлар, электр кармаклар, тозак, капкыннар, пневматик һәм утлы корал куллану да тыела. Кармак белән балык тотуны берәү дә тыймый, әлбәттә. Тик чикләүләр бар – бер кулга биш кармак.

Балык хакы

Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган. Тиешле күләмнән артык балык тоту, тыелган балыкларны тоту, рөхсәт ителмәгән урыннарда балык тоту  һәм башка очракларда ничә сум акчадан колак кагарга мөмкин соң?

Законның 14 маддәсе нигезендә, һәвәскәр балыкчылык кагыйдәләрен бозуда гаепле затларга административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Административ хокук бозулар кодексының 8.37 маддәсенең 2 нче пунктында 2–5 мең сум штрафлар турында әйтелә. Ә браконьерлар өчен штраф 300–500 мең сумга җитә. Аларга мәҗбүри эшләр, хәтта 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә яный.

Су биоресурсларының минималь күләме

Балык тоткан вакытта түбәндәге күләмнән артып киткән су биоресурсларын тоту, эшкәртү, саклау, күчереп йөртү, тарату тыела.

Су биоресурсы атамасы Сәнәгый күләме (промысловый размер), см
Судак 40
Опты (жерех) 40
Корбан балыгы 25
Җәен балыгы 90
Чуртан 32
Сазан 40
Кысла 10

Су биоресурсларының күләме яңа тоткан килеш үлчәнә: балыкларда – авызының очыннан башлап койрыгына кадәр озынлыгын үлчәү юлы белән (авызы ябык килеш); кысласыманнарда – күзнең уртасын тоташтыручы сызыктан башлап койрык пластиналарына кадәр үлчәү юлы белән.

Бер тәүлектә күпме балык тотарга ярый?

Су биоресурсының атамасы Табышның тәүлеклек нормасы
Корбан балыгы 5 кг
Судак 5 кг
Чуртан 5 кг
Сазан 5 кг
Кысла 20 данә

Әгәр дә тотылган бер балык нормадан артык булса, аны балыкчының үзенә калдырырга рөхсәт ителә. Шуны белү мөһим: табыш буларак тотылган балык кына түгел, яр буенда әзерләнгәне дә санала.

Тыелган урыннарда тыелган балыкларны тотучыларга штраф хакы икеләтә артачак. Мәсәлән, кырпы балыгы өчен (белуга) – 207 мең сум акчаны чыгарып саласы. 1 кг керкә балыгы уылдыгы өчен 27 мең сум тирәсе штраф каралган. Кета һәм судак ише балыкларга – 2–3 мең сум.

Балыкчылар  сорауларын Татарстанның су биологик ресурслары буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлегенә җиткерә ала. Телефон: +7 (843) 570-55-06; +7 (843) 570-54-90.

  • САН

Узган елда хокук бозуларны ачыклау максатыннан 6,7 мең рейд оештырылган, шулар барышында 1,8 мең административ хокук бозу очрагы ачыкланган. 135 җинаять эше кузгатылган.

Рөхсәт ителмәгән урында балык сатуга бәйле 14 очрак теркәлгән. Сулыклардан 9 меңнән артык законсыз рәвештә куелган балык тоту коралы алынган.

  • ФИКЕР

Алеся Зинкевич, һәвәскәр балыкчы:

– Штрафлар турында беләм. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен судноны һәм башка балык тоту коралларын тартып алачаклар, 2–5 мең сумлык штрафлар салынырга мөмкин. Балык тоту уылдык чәчү урыннарында яисә махсус сакланучы территорияләрдә башкарылса, җинаять җаваплылыгы каралганлыгыннан да хәбәрдар. Мин әлегә балыкка барырга җыенмыйм. Ләкин бу чорда һәвәскәр балыкчыларга берникадәр «йомшаклык» бар. Балык тоту канәгатьлелек хисен бирсен өчен шулар җитә дип саныйм. Кагыйдәләрне бозмыйча гына балык тотып, акчаны янда калдырып, бу шөгыльдән ләззәт алу мөмкин.

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү