Фәннәр академиясе хезмәткәре: Ачлыкка түзә алмаган балалар юлда үлеп кала

Юбилейларның дәһшәтле көннәрне хәтерләткәне дә була. Бүген сүз – 1921 елда башланып, искиткеч күп корбаннар китергән, озак еллар дәвам иткән, 100 ел узса да, тарих битләрендә кара тасма булып үрелеп барган ачлык турында. Бу хакта без филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Әхмәтова белән сөйләштек. Азнакай районының Беренче Май авылында туып үскән гап-гади авыл кызы, нәкъ менә күңеленә тигәнгә, шушы теманы өйрәнергә алына да инде.

Миләүшә Әхмәтова ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Миләүшә Әнсәровна, әлеге теманы без дә газета битләрендә шактый яктыртабыз. Кайвакыт үткәннәрнең тискәре якларын бик күпертеп утырмагыз инде, дигән сүзләр дә ишетәбез. Мондый фикер белән килешәсезме?

– Юк. Әлеге күренеш төрле чорларда, дөньяның күп нокталарында дәвам итә. Димәк, көрәшү ысулларын аңлау өчен, безгә үткәннәрне өйрәнергә кирәк. Бу – беренчедән. Икенчедән, гап-гади генә итеп әйткәндә, без тарихыбызны белергә тиеш. Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген дөньяда 850 млн кеше ачлыктан интегә. Шуларның яртысы – балалар. Һәр көнне 18 мең баланың ачлыктан үлүе бу теманың актуаль булуын ассызыклый. Ни кызганыч, табигый байлыклары күп Россиядә дә хәерчелек чигендә яшәүче балалар саны артканнан-арта бара.

– Тарихка әйләнеп кайтсак, әле 1921 елга кадәр, ачлыкка бирешмәс өчен, хөкүмәт тарафыннан кайбер чаралар күрелгән дә кебек…

– Илдә озак еллар дәвам иткән сугышлар, Октябрь инкыйлабы һәм башка тарихи вакыйгалар ятимнәрнең, урам балаларының санын арттыруга китерә. Шуңа да Үзәк Башкарма комитеты тарафыннан балалар тормышын яхшырту мөһим бурыч итеп таныла. 1920 елда Татарстанда да «Балалар атналыгы» үткәрү карары кабул ителә. Бу җәһәттән мәгърифәт учреждениеләрендә, завод-фабрикаларда бушлай спектакльләр куялар, лекцияләр укыйлар, ата-аналар белән әңгәмәләр оештыралар. Һәр җирдә ирекле рәвештә акча җыялар, балалар бакчаларын, балалар йортларын, мәктәпләрне утын белән тәэмин итәләр. Өмәләр оештырып, кием-салымнар тегәләр. Әмма, аңлашыла ки, бер атна эчендә мондый проблеманы берничек тә хәл итеп бетереп булмый.

– Шулай итеп, корылык һәм продразверстка кебек күренешләре белән 1921 ел килеп җитә…

Татарстанда 1921 елда  1304425 бала исәпләнә. Бер ел эчендә ачлыктан һәм төрле йогышлы авырулардан, эпидемияләрдән үлү, башка өлкәләргә, шәһәрләргә күчү сәбәпле, аларның саны 25 процентка кими. 1922 елда бу сан 969908гә кала. Шуларның 570275е ачлыктан интексә, 3 проценты гына үз тормышын үзе күрә ала. 360536 бала төрле оешмалар тарафыннан тукландырылып тора.

– Бу чорда инде республикадагы балаларның күпчелеге ярдәмгә мохтаҗ, ач-ялангач килеш урамда көн күрәләр. Бик аз өлеше генә төрле учреждениеләрдә тәрбияләнә. Әмма анда да хәлләре яхшыдан булмый, чөнки балалар йортлары иң гади ихтыяҗларны да канәгатьләндерә алмый: кием-салым җитми, юынырга, саф һавага чыгарга мөмкинлек булмый, бөтен җирдә антисанитария хакимлек итә. Мондый хәлләр үлүчеләрнең санын тагын да арттыра. Ачлыкка түзә алмаган балалар үзләренә дә билгесез булган өметләр белән Сембер һәм Самара губерналарына, башка шәһәрләргә качып китәләр, ләкин аларның күбесе юлда үлеп кала. Алабуга кантонында гына да 13000 урам баласы исәпләнә. Мамадышта 5 көн эчендә 29 баланың үлү очрагы теркәлгән. Авыл балаларының күпчелеге Казанга агыла, нәтиҗәдә ачлыктан үләргә җиткән балалар, башкала урамнарын биләп, тротуарларда көн күрә башлыйлар. Тимер юл станциясе, пристань кая барырга белмәгән урам балалары белән тула. Казан куркыныч төс ала. Бу күренешләр шул чордагы әдәбиятта да яктыртыла. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрендә Казан урамнарында аяк астында ятучы хәлсез гәүдәләр, үлем көтеп туңып ыңгырашучы балалар турында языла. Мәчет капкасы төбендә аунап яткан сабый мәетен адәм ите белән яшерен сату итүче карчыкның «әле яңа икән, бозылмаган икән, ярарлык җире табылырлык» дип капчыгына салуы һәм икенче көнне, башка нәрсәләр белән катнаштырып, шул иттән шулпалы пилмәннәр ясап сату вакыйгасы урын алган.

– Ачлыктан интегүче балаларны төрле төбәкләргә, хәтта чит илләргә озату ниләр белән тәмамлана?

– 1921 елдан башлап, Татарстан балаларын төрле төбәкләргә, иген уңган якларга җибәрәләр. Әлеге мәсьәләгә хакимият зур әһәмият бирә, чөнки эвакуация балалар тормышын яхшыртуда соңгы чара буларак карала. Татарстан Халык мәгарифе комиссариаты 1921 елның сентябреннән 1922 елның маена кадәр эвакуация планы буенча 10814 ач баланы Петербург, Тверь, Бологое, Омск, Витебск, Семипалатинск, Винница, Новгород, Баку һәм башка шәһәрләргә озата. 1922 елның мартында Төркестанга 11379 ач бала җибәрелә. Грузия һәм Абхазиягә озату мөмкинлеге дә барлыкка килә. Германия һәм Англия эшчеләре тарафыннан берәр мең баланы кабул итү тәкъдиме килә. Шул сәбәпле Халык мәгарифе комиссариаты карамагындагы ач балаларга ярдәм итү комиссиясе балаларны чит илләргә җибәрү тәртибен әзерли. Нәтиҗәдә мәктәп яшендәге физик яктан сәламәт, акыллы һәм әхлак, әдәп ягыннан тел тидермәслек балалар сайлап алына. Игътибар үзәгендә малайлар була, кызлар абый-энеләреннән аермау максаты белән генә җибәрелә. Бу балалар чит илдә 17 яшькә кадәр, гомуми яки һөнәри белем алып бетергәнче яшәргә тиеш булалар. Алар кире әйләнеп кайткандыр дип уйламыйм. Ни кызганыч, чит илләргә балаларны җибәрү турында архивларда мәгълүмат бик аз. Эвакуацияләнгән балаларның да хәле яхшыдан булмый: алар җибәрелгән пунктлар яшәү өчен яраклаштырылмаган, кием-салым юк, ачлык дәвам итә…

– Шул чор әдәбияты битләреннән күренгәнчә, ачлыктан интегүчеләр арасында безгә бик билгеле кешеләр дә бар…

– 1921 елны 15 яшьлек Муса Җәлил, гаиләдә аннан башка да ач тамаклар җитәрлек булу сәбәпле, тамагын туйдырырга теләп, Оренбург якларына чыгып китә, нәтиҗәдә караучысыз калган урам балалары арасына килеп эләгә. Авыр моментта Җәлилгә «Кызыл Йолдыз» редакциясе һәм комсомол Губкомы ярдәмгә килә. Ачлык шагыйрь Сибгат Хәким гаиләсенә дә бәла-казалар алып килә. Аның әтисе, олы улын ияртеп, көндәлек ризык табу максаты белән Украина якларына чыгып китә. Тиф авыруы эләктереп, икесе дә чит җирләрдә үлеп калалар. Сибгат Хәким үзе дә ачлыктан шешенә башлый. Сеңлесе Разыя, бабасы ачлык елының корбаны булалар.

– Без, гадәттә, 1921 елгы ачлык, дип сөйләшергә күнеккәнбез. Ә бит аның шаукымы шактый еллар дәвам итә әле…

– Чыннан да, коточкыч ачлык нәтиҗәсендә тәрбиясез калган балалар республика өчен зур проблемага әверелә. 1925 елның язында Казан шәһәр советы Алабугада балалар шәһәрчеге оештыру һәм Казандагы берничә балалар йортын шунда күчерү мәсьәләсен күтәреп чыга. Әзерлек эшләре соң башланганга, балаларны Алабугага соңгы пароходлар белән җибәрәләр. Анда психик яктан тайпылышы, җинаятькә омтылышы булган балалар да эләгә. Яшь буенча да тәртип сакланмый. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан да тикшерелмиләр. Нәтиҗәдә авыру һәм сәламәт балалар бергә урнаштырылып, тире авырулары тарала. Алабугада балаларны җылытылмаган, җиһазландырылмаган, ватык тәрәзәле элеккеге Епархия училищесы бинасына урнаштыралар. Ашамлык, кием-салым белән тәэмин итү оештырылмый. Шулай итеп, балалар шәһәрчеге Алабуга өчен куркыныч объектка әверелә, чөнки 9 яшьтән 20 яшькә кадәрге 700 бала һәм аларга билгеләнгән 6 тәрбияче ач-ялангач яшәргә мәҗбүр була.

Бәйдән ычкынган балалар кием-салым урлау, бакча басу белән шөгыльләнәләр. Тәрбиячеләр генә түгел, хәтта милиция дә алар каршында көчсез була. Кастетлар, пычаклар, тимер таяклар белән коралланып, җирле халыкка ташлану гадәти хәлгә әйләнә. Тәрбиячеләр алдында сүгенү, тәмәке тарту, сугышу еш күзәтелә. Документларда тәрбиячеләрне кыйнау, көчләү күренешләре дә теркәлгән. Яз җитүгә, балалар Алабугадан кача башлыйлар. «Долой тухлую Елабугу, даешь Казань!» дигән шигарь зур популярлык казана. Әйтергә кирәк, мондый күренешләр башка шәһәрләргә дә хас була.

– Бу хәлләрдән чыгу юллары…

– Әлбәттә инде, проблеманы хәл итүдә төп база булып, балалар йортлары тора. Әмма Татарстанда аларның саны күп булуга карамастан, күп кенә тәрбиячесез калган балаларга урын табылмый. 1929 елда да илледән артык махсус учреждениенең 32се балалар йорты була. Шуңа күрә Халык мәгарифе комиссариаты андый балаларны крестьян гаиләләренә урнаштыру мөмкинлеге турында уйлана башлый. Әлеге чара ярдәмендә 100 мең тирәсе баланы ач үлемнән коткарып калалар. Шулай да крестьяннар аларны үз гаиләләренә теләр-теләмәс кенә алалар, чөнки вәгъдә ителгән ташламалар, түләүләр өлешчә генә бирелә яки әйткән сүзләр бөтенләй үтәлми. Асрамага алынган бала ачлык елларында гаиләдә артык авыз, артык йөк була. Гаиләләргә урнаштырылган балаларны эксплуатацияләү очраклары да еш күзәтелә. Мондый акция уңышлы үтсен өчен, әлбәттә инде, крестьяннарның ризалыгы, вакытында түләү, ташламалар булдыру, җир бирү кебек чаралар үтәлергә тиеш булгандыр.

1929 елда республика өч ел эчендә урам балалары проблемасын тулысынча юкка чыгару максатын куя. Халык мәгарифе комиссариаты тәрбиячесез калган балаларны крестьян гаиләләренә тапшыру мәсьәләсенә кире әйләнеп кайта. Әмма беренче тәҗрибә уңышсыз булганга, мондый адымның нәрсәгә китерәчәген белгән халык тәкъдимне кабул итми. Бу юлы бер баланы асрамага алган өчен беренче елда – 90 сум, икенче елдан башлап 60 сум түләү каралган була. Ничек кенә булмасын, төрле чараларны нәтиҗәлерәк куллану сәбәпле, «урам балалары» проблемасы 1930 нчы елларда азрак җиңеләя төшә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү