«Кушлавыч Тукай кебек үги баланы хәтерләтә башлады»

25 апрельдә Кушлавычка, Тукай музее директоры Ләйлә Мөхәммәтшинага шалтыраттым: «Кунаклар көтәсезме?» – дип сорадым.

Әле бернинди хәбәр дә килмәгән булып чыкты. Ләйләнең тавышында бераз аптырау-үпкәләү чалымнары да сизелә иде. «Күптән күрешкән дә юк, үзем кайтам», – дидем.

26 апрельдә иртәнге җидедә Кушлавычка кузгалдым. Юл йөрергә миңа куш инде. Үзем шикелле карт булса да, машинам бар. Карап торгач, йөри тагын. Орнашбашны чыгып Кушлавычка борылгач, тәгәрмәчләр шактый ук теркелди башлады. Шушы өч чакрым чамасы юл корама юрганны хәтерләтә иде. Рәхмәт төшкерләре, кемнәрдер иренмичә ел саен ямау сала торалар тагын, ә юл «ертыла» тора. Кушлавыч асфальты (асфальт дигән сүзнең «а» хәрефе дә калмаган бугай инде) яңартылачак икән дигән сүз узган ел ук колакка кергән иде, планга да керткән булганнар, имеш. Хәзергә шул имеш-мимешләр белән генә яшибез булып чыга. Юлда шуны уйлап бардым әле: Кушлавычка югарырак дәрәҗәдәге берәр җитәкче килсә, юлны көзге кебек итәрләр иде кебек. Президент килсә, тагын да шәп, әмма аның вакыты бик чамалы. Көндәлек эшен үзебез дә күреп-ишетеп торабыз һәм еш кына: «Ничек барысына да өлгерә икән ул?» – дип тә куябыз.

Музейның капка төбенә килеп тә туктадым, капка ачылып та китте, Ләйлә яныма йөгереп тә килде. Беренче сүзем һаман шул инде: «Берәр килүче юкмы?» Ләйлә башын гына чайкады. Сизеп торам: артыгын сөйлисе килми иде аның. Гомумән, зарлана белми Ләйлә. Ялгышмасам, музейда инде чирек гасыр эшли һәм Тукайга кагылышлы һәр сорауга, төнлә уятып сорасаң да, җавап бирә алыр кебек ул. «Хөрмәтле кунаклар» киләме-килмиме, монда Тукайның туган көнен ел саен үзләренчә зурлап билгеләп үтәләр. «Зурлап» дигәнем, ул – ихласлылык. Әй, ул балаларның Тукай шигырьләрен сөйләвен күрсәгез! Үзләренчә образга кереп, хисле итеп сөйли алар. Бу япь-яшь күңелләр үзләренең Тукайның авылдашы булулары белән бик горурлана.

Балачакта без Кушлавычка җәяү йөрдек. Туган авылым Субаш-Атыдан 8 чакрым тирәсе ул. Әмма, ни гаҗәп, 9–11 яшьтәге балаларга юл авырлыгы сизелми дә иде. Мәктәп оештырган экскурсиянең Тукай туган авыл белән бәйле булуы үзе үк зур вакыйга саналды. Тукай рухында безне әнә шулай тәрбияләделәр.

Бүген юллар такыр, машина араларны якынайта, әмма монда килүчеләр сирәгәйде һәм Кушлавыч үзе дә Тукай кебек үги баланы хәтерләтә башлады. Шагыйрьнең туган көнен Казанда, Кырлайда олылап уздыру бик әйбәт, әмма бәйрәмнең сәгате-минуты белән язылып, аерым кысага кертелүен күңел кабул итеп бетерми. Кушлавыч исә кемнәрдер тарафыннан алдан ук әзерләнгән маршрутка керми кала. Быел Тукайның тууына 135 ел тулган көнне дә авыл халкы, мәктәп укучылары, бәйрәмгә берәр танылган кеше кайтмасмы, дип көтте. Тукай да берәр фикердәше кайтмасмы дип көткәндер, чөнки без инде ничә еллар буе «Без – Тукайлы халык» дип сөйләнәбез. Тукайлы булуыңны раслар өчен, хет елына бер Кушлавычка кайту кирәктер ул. Авыл кешеләре дә Тукай кебек үк нәүмизләнеп калган кебек тоелды. Урамда берничәсе белән сөйләшеп торган идем. Берсе: «Кушлавычны бөтенләй ташладылар», – ди. Икенчесе: «Ник ташласыннар, авылга газ, су керттеләр бит», – ди. Өченчесе: «Газ, су бөтен авылларга да керде инде ул, юкны сөйләмә!» – дип тегене бүлдерә.

Кушлавычка барган саен, мин Туфан ага Миңнуллины искә төшерәм. Кушлавычны бер вакытта да әйләнеп узмады ул. Бер елны Шигырь бәйрәменә Арчага килгәч, авыру  хәленә җитеп диярлек дулавын хәтерлим. Бәйрәм оештыручыларның берсе: «Ә хәзер Кырлайга кузгалабыз, кадерле кунаклар!» – дигәч тузынган иде ул. «Шагыйрьнең кендек каны тамган җиргә бармагач, ни була инде ул? – дип тузынды-тузынды да: – Барыгыз, Кырлаегызга, артыгыздан куып җитәрмен», – дип Разил Вәлиев белән машинага утырдылар. «Әйдә, Гыйлемхан!» – дип миңа да кычкырды. Ә Разил Вәлиев белән «агылый белән тагылый» кебек иде алар, Кушлавычка да гел бергә бардылар.

Әлбәттә, кайбер шагыйрь һәм язучыларның олы бәйрәмнәрдә күп халык алдында чыгыш ясыйсы, югары җитәкчеләр күзенә дә күбрәк күренәсе киләдер. Җитәкчеләр килә дә китә алар, ә Тукай мәңгелек. Шуңа күрә үзен татар санаган кеше иң әүвәл Тукай алдында җавап тотарга тиештер.

Үләренә бер ел кала Тукай: «Теләрсәң кемне сүк син, я макта, берәү берлән дә булма иттифакта», – дип язган. Бу сүзләре белән Тукай ни әйтергә теләгән икән дип баш ватасы юк. Кемгәдер ялагайлануны, ярарга тырышуны җене сөймәгән аның. Әгәр кемдер Тукайча яшәү турында сөйли башлый икән, шушы шигъри юлларны да исенә төшерсен иде.

Тукай бер генә булган кебек, аның туган җире дә бер генә, ул – Кушлавыч! Шуны да онытмыйк дип кенә әйтүем иде бу.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү