Нишләп обелискта якыныбызның исем-фамилиясе юк?

Каенатам Мифтахетдинов Гайфетдин Шәйхетдин улы Бөек Ватан сугышына 1942 елның 6 маенда киткән. Сталинградны алган чакта каты яралана. Медаль бирәләр. Нык яралангач, авылга кайтарып җибәрәләр. 1944 елның 7 сентябрендә яңадан чакыралар. Сугыштан исән-сау кайта. Аксубай районының Иске Кыязлы авылында мәңгеләштерелгән исем-фамилияләр бар. Яуда һәлак булганнар – бер исемлектә, исән кайтканнар – икенчесендә. Беркөнне шул исемлекләрне укып чыктым, иренмәдем. Каенатамның исеме дә, фамилиясе дә юк. Ничек инде? Кеше үз иле өчен канкойгыч сугышларда катнашып, сәламәтлеген югалтып кайткан. Әйтерсең ул бармаган да, сугышмаган да. Хәтта хәбәрсез югалганнарны да эзләп табалар бит. Авыл советындагы китапта кеше китсә дә, кайтса да, теркәп куялар, ә минем каенатам эреп юкка чыкканмы әллә? Мин үзем – күрше авылдан, бары тик килен генә, шулай булса да, шушы хәлгә уңайсызланам. Ничек шулай ил өчен кан койган сугышчыны онытырга мөмкин?

Мифтахетдинова Зәмзәмия.

Аксубай районы Иске Кыязлы авылы

Гөлинә Гыймадова, Аксубай районы Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы ярдәмчесе:

– Без бу хакта беләбез. Авылдагы обелискта исемлек кайчандыр Хәтер китабына нигезләнеп эшләнгән. Китапта, ни сәбәпледер, Гайфетдин абыйның исеме теркәлмәгән. Шуңа күрә обелискта да төшеп калган. Андыйлар ул гына түгел, тагын берничә кеше әле. Без аларның исемнәрен барладык. Өстәмә китапка кертсеннәр өчен, Хәтер китабына юлладык. Узган ел юбилей алдыннан обелискны да яңартырга уйлаган идек. Барып чыкмады. Быел грант акчасына бу эшне башкарып чыгарбыз, беррәттән «онытылган» фронтовикларның исемнәрен дә кертербез дип уйлыйбыз.


Фикер өстәү