Гөлнур Сабирова: Бакча эшләрен күптән тәмамладык

Алда – ун көн ял. Бәйрәмле ялларны ничек уздырырга җыенасыз? Газета укучыларыбызга шул сорауны бирдек.

Гөлнур Сабирова, пенсионер, Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы:

– Ураза тотабыз, авыз ачу мәҗлесләренә йөрибез. Май бәйрәмнәренә дә чакырып куйдылар инде. Бакча эшләрен күптән тәмамладык. Кишер, суганнарны чәчтек инде. Әкренләп бәрәңге утырта башладык.  Көн саен бераз эшләп керәбез. Бәйрәмнәргә дә сузылыр әле. Умарталар кышны исән-сау чыккан. Җәй көне бал белән чәй эчәргә килегез. «Ватаным Татарстан»  һәм башка газеталарга да язылдык. Бәйрәмнәрдә клубка чакырсалар, шигырь сөйләрмен дип торам.  Әзерләп куйдым инде.

 

 


Фикер өстәү