Икътисадчы Игорь Кох: Бәяләр төшәчәк, дип өметләнергә кирәкми

Пандемия халыкның кесәсенә шактый сукты. Бәяләр котырып артса да, күпчелек халыкның хезмәт хаклары шул бер дәрәҗәдә тирбәлә. Арткан очракта да, акчаны инфляция «йота» бара. Әлеге вазгыятьтә кешеләрнең төрле фонд базарларына кереп, акча эшләү күренеше артты. Хәтта кредитлар алып акча салучылар да бар. Бу үзен аклыймы? Акчаның ничек бәрәкәтен күрергә өйрәнергә? Кесә янчыгына бәйле сорауларга икътисад фәннәре докторы, КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох җавап бирде.  

Игорь Анатольевич, ничек уйлыйсыз, пандемия халыкның финанс хәлен ничек үзгәртте?

– Пандемия чорында Россиядә дә, Татарстанда да халыкның реаль керемнәре бермә-бер кимеде. Моңа күп предприятиеләрнең эштән туктап торуы яки өлешчә эшләве сәбәп булды. Чөнки аларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары кимеде, ә кемнәрдер бөтенләй эшсез калды. Шул ук вакытта бу чаралар эшмәкәрләрнең керемнәре кимүгә дә китерде. Моннан тыш, инфляция үз темпларын шактый тизләтте.  Бу күп гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен тагын да начарлатты. Шул ук вакытта, искәртеп узарга кирәк, керемнәр кимүдә тигезсезлек күзәтелде: пандемиягә бәйле рәвештә, кайбер гаиләләр тулысынча эшсез калганда, халыкның күпчелек өлешенең табышы кимемәде.

Узган елдан башлап, яшәү өчен беренче чиратта кирәкле продуктларга бәяләр бик нык арта. Торак бәяләре дә шактый күтәрелде. Шул ук вакытта сез искә алган, ягъни керемнәре шул ук дәрәҗәдә калган гаиләләр торак сатып алып калырга тырышты. Узган атнада Россия Үзәк банкы ставканы 0,5 процентка күтәрде. Ничек уйлыйсыз, бәяләр алга таба да шулай котырып үсәчәкме?   

Ставканы арттыру бирелә торган ипотека кредитларының санын киметергә тиеш. Якын арада аның бәяләре, 2020 ел белән чагыштырганда, акрынрак үсәчәк, яки артмаячак. Башка товарларга бәя арту да бераз акрынаерга тиеш. Бәяләр төшәчәк, дип өметләнергә кирәкми, әлбәттә.

Соңгы елларда кешеләр, өстәмә акча эшләү максатыннан, бик күп финанс инструментлардан (торак, акцияләр, облигацияләр, фонд базары, кыйммәтле металл) файдалана башлады. Ничек уйлыйсыз, инвестицияләр өчен ышанычлы инструментлар бармы?

– Тулысынча ышанычлы инструмент юк. Аларның барысы да теге яки бу яктан куркыныч. Керткән акчаны кире кайтару һәм тотрыклы процентларны түләүне гарантияли торган (банк депозитлары һәм облигацияләр) инструментлар бар. Тик аларның да кереме зур түгел һәм җыелган акчаны инфляциядән һәрвакытта да саклап кала алмый. Торак һәм акцияләрнең бәяләре кайвакыт бик тиз үсеп китә, ләкин шундый ук тизлек белән түбән дә тәгәри ала. Торакны шулай ук һәрвакытта да тиз генә сатып булмаска мөмкин.

Экспертлар үзеңнән арткан барлык акчаны да бер кәрзиндә сакламаска киңәш итә. Акча өстәмә керем китерсен өчен, сез аларны үзегез ничек бүләр идегез?           

Инвестицияләр портфеленең оптималь структурасы барлык инвесторлар өчен бер төрле була алмый. Ул кертә торган акчаның күләменә, күпме вакытка салуга, инвесторның рискка әзер булуына һәм башка шәхси факторларга бәйле. Шуңа күрә бу мәсьәләдә барлык кешегә дә туры килә торган гомуми киңәшләр биреп булмый.

Моңа кадәр бу өлкәдә берни чамаламаган кеше, кыйммәтле кәгазьләр базарының ничек эшләвен аңлап, акча эшли аламы? 

Моңа әзер булмаган кеше өчен кыйммәтле кәгазьләр базарының ничек эшләвен мөстәкыйль аңлау авыр, әмма бу мөмкин булмаслык эш түгел. Хәзер бу турыда аңлаткан уку-укыту һәм мәгълүмати материаллар бик күп. Аларны укырга да, бушлай тыңларга да була. Ләкин җитди инвестиция карарлары кабул итүне, катлаулы финанс инструментлары белән килешүләр төзүне үз белемнәреңә тулысынча ышанган һәм барлык рискларны да тулысынча аңлап кабул иткәндә генә башкарырга кирәк. Әйе, еш кына профессиональ булмаган инвестор уңышлы килешү төзеп, яхшы акча эшли. Ләкин бу уңыш – очраклылык, һәм икенче юлы мондый инвестор күпкә күбрәк югалтачак.

Шулай да акчаларын фонд базарларына һәм кыйммәтле кәгазьләргә салучы кешеләр нәрсә турында белеп торырга тиеш?

– Беренче очракта, акчасын кертергә ниятләгән кешенең теге яки бу финанс инструментының икътисади табигатен, төзелешен һәм килешүгә кул куйганчы аның бөтен мәгънәсен аңлавы кирәк. Инвестор үз өстенә нинди бурычлар алуын, кайсы вакытта нинди керемнәр алырга хокуклы икәнлеген һәм бу килешүнең имин булмаган базар шартларында нинди югалтуларга китерүен  аңларга тиеш.

Мондый базарда кырыгалдарлар да күп. Кешеләргә ничек алданмаска?

Россиядә физик затларның акчасын җәлеп итү белән бәйле барлык операцияләрне, шул исәптән кыйммәтле кәгазьләр һәм башка финанс инструментлары белән бәйле булганнарны, бары тик Россия банкының махсус лицензиясе булган юридик затлар гына башкара ала. Шуңа күрә акчаны илтеп салганчы, Россия Банкының интернет-сайтына кереп, әлеге оешманың лицензиясен тикшерегез. Финанс базарында күпчелек алдау очраклары лицензиясе булмаган оешмаларга яки физик затларга туры килә. Моннан тыш, чамадан тыш зур керем вәгъдә итү, инвестицияләрнең юнәлеше һәм булачак табышның чыганагы турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү, агрессив реклама, карар кабул итүгә бик аз (чикле) вакыт бирү кешене һичшиксез сагайтырга тиеш.

Игорь Анатольевич, икътисадчы буларак, халыкның финанс хәлен яхшырту буенча киңәшләрегез бик урынлы булыр иде.

– Беренчедән, үз керемнәреңне арттыру турында гына уйларга түгел, чыгымнарны да контрольгә алырга тырышырга кирәк. Кирәкмәгәнгә артык акча туздырудан саклану комачау итмәс. Икенчедән, законда каралган тиешле ташламалар, субсидияләрдән һичшиксез файдаланырга кирәк. Өченчедән, микрозаймнардан тулысынча баш тартырга һәм кредитлар алмаска тырышырга кирәк. Дүртенчедән, һәрвакыт финанс резервларын булдырырга, акча тупларга тырышыгыз. Бишенчедән, җыелган акча эшләргә тиеш. Аларны керем китерә, ләкин бик зур рискка бармый торган инструментларга кертергә кирәк.

Узган ел күрсәткечләре буенча, Татарстанда мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу чаралары оештыру тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хаклары 24 процентка кимегән. Гыйнварда 40 мең сум алучылар апрельдә 30,4 мең сум белән канәгатьләнгән. Шулай ук кунакханәләрдә, туклану оешмаларында эшләүчеләрнең дә хезмәт хаклары төшкән. Пандемиягә кадәр уртача 25,1 мең сум алган хезмәткәрләрнеке 20,5 меңгә калган. Балык тоту өлкәсендә хезмәт куючыларның да керемнәре хәтта 61,2 процентка (35,8 меңнән 13,9 мең сумга кадәр) кимегән. Ел башында уртача 53,5 мең сум алган конференция һәм күргәзмә оештыручыларның уртача хезмәт хаклары апрельдә 27,1 мең сумга калган.      

Шул ук вакытта хезмәт хаклары арткан һөнәр ияләре дә бар. Мәсәлән, нефть һәм нефть-газ чыгаручылар апрель аенда 88,1 мең сум акча алган. Бу – гыйнвар хезмәт хакыннан 22 процентка күбрәк. Нефть продуктларын эшкәртү тармагында эшләүчеләр дә узган ел башында 65,5 мең сум алган булса, апрельдә 82 мең сумга баеган. Хезмәт хаклары иң зур арту торбаүткәргеч транспорт эшчәнлеге белән бәйле өлкәгә туры килә. Аларның акчасы 143,4 процентка артып, 141,7 мең сумны тәшкил иткән. Гәрчә гыйнварда 58,2 мең сум булса да. Дөрес, мондый кискен сикерешне республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшчеләрнең бу вакытта еллык премия, «унөченче» хезмәт хакы алулары белән аңлата.               

Белгеч фикере

Айгөл Җәләева, риелтор:

Узган ел урталарыннан башлап, торак базарында бик көчле активлык күзәтелде. Бәяләр артса да, сораучылар бик күп иде. Бу араларда хәтта озак вакыт сатыла алмыйча торган фатирлар сатылды. Әлеге тенденция бүген дә күзәтелә. Тик хәзер сорау күп булса да, тәкъдимнәр турында алай дип әйтеп булмый. Уңышлы фатир килеп чыкса, бик тиз алалар. Пандемия чорыннан башлап, торак бәясе якынча 25–30 процентка артты. Мәсәлән, өч миллионлык бер бүлмәле фатир бүген 4–4,5 млн сум тора.

Фатирны кайчан алырга соң? Бу сорауга мин болай дип җавап бирер идем: кулда акча булганда. Торак базарында уңышлы сатып алу дигән нәрсә юк. Хәзерге вакытта базарда иң яхшы вазгыять. Процент ставкасы түбән. Тиздән банклар процент ставкаларын күтәрә башлаячак һәм бу торакка сорауны  киметәчәк. Ләкин бу вазгыятьне кискен үзгәртмәячәк, чөнки кешеләр һәрвакыт сата, ала, торак шартларын яхшырта. Шуңа күрә теләсә нинди очракта да торак базары яшәячәк.

Зөһрә САДЫЙКОВА


Фикер өстәү