«Ихлас сәдака итеп бирелгән мал үзеңә тау кадәр булып әйләнеп кайта»

«Российская газета»ның финанс аналитигы Яков Миркинның «Фейсбук»тагы сәхифәсен карап барам мин. Илнең икътисади хәле турында мәгълүматны Миркиннан алсаң, ялгышмыйсың. Аның максаты чынбарлыкны каралтып күрсәтү дә түгел, бизәп тә маташмый.

Менә шул Миркин 24 апрельдә: «Без ике акча реформасын (1991, 1993), деноминацияне (1998), сумның алты шартлаулы девальвациясен (1994, 1998, 2008–2009, 2014, 2018, 2020), өч финанс кризисын (1998, 2008–2009, 2014–2016), 1990 нчы елларның гиперинфляциясен… кичердек. Тыныч, торгынлыклы тормыш булмаячак. Алда – яңа маҗаралар…» – дип язып куйды. Менә шул яңа маҗараларны уңышлы кичерү өчен икътисадчы әфәнде ике китап язган: берсе «Правила бессмысленного финансового поведения» (2019) дип атала, инде сатылып беткән. Икенчесе – әле күптән түгел генә табадан төшкәне «Правила неосторожного обращения с государством» (2020) дип исемләнгән. Ул китапларны укымадым. Миркинның яхшы аналитик икәнен искә алсаң, мөгаен, укырга кирәктер.

Минем сүзем без кичергән финанс давыллары хакында түгел. Торып-торып бәхетле яшәү турында сөйләшәсе килеп китә тагын бер тапкыр. Теге югарыда саналган түнтәрелешләрне без кичтек бит инде: яшьлек шулар фонында үтте, финанс матавыклары кичерә-кичерә олыгайдык, чәч һәм сакал агарттык. Әмма мин үзем үткәннәргә борылып караганда бернинди әрнү хисе дә тоймыйм. Бәхетсез булдык дип әйтәсе килми. 1994 елның 11 октябрен – «кара сишәмбе»не хәтерлим әле үзе. Бер көн эчендә долларның курсы 2883 сумнан 3926га кадәр үсте. Тормышның бер гаҗәп факты буларак кына хәтердә калган шул. Финанс күрәзәчеләре безне – долларның меңләгән сум белән бәяләнгән чагын хәтерләүчеләрне – озакламый доллар курсы 100 сум булачак дип куркыталар. Курслар артыннан куып җитеп булмый, күтәрелгән бәяләр өчен кайгыра башласаң, яшәргә вакыт калмый. Ә яшисе килә, чын итеп, юкка-барга кайгырмыйча, ләззәт алып. Америка психологлары исәпләгәннәр әнә: акча, чынлап та, кешегә ләззәт бирә икән, вәләкин бер чиккә кадәр генә. Янкилар өчен аның чиге – елга 70 мең доллар дип хәтергә кереп калган. Шуннан артканнан соң байлык хәзерге прагматик кешене дә сөендерми башлый икән. Ләззәт бетә. Шатлык урынына кешене байлыкны саклау, үзенең иминлеген тәэмин итү хәсрәте бимазалый башлый. Чын финанс кризисыннан миллиардерлар без курыкканга караганда күбрәк куркалар. Үзәк банклар менә шуларны хәвефтән саклау өчен котырып акча баса да инде. Кырыс акча сәясәтенә күчелсә, биржа куыклары шартлаячак, миллиардерлар санаулы сәгатьләр эчендә бер тиенсез калачак. Олигархларның суицид парады андый очракта котылгысыз.

Менә шуннан соң әйтеп карагыз инде «Форбс»ның миллиардерлар исемлегендә бәхетле бер кеше бар дип. Ә шулай да ул исемлектә чын бәхетне татыган бер кеше бар. Аның яше инде йөздән узып китте. Ул үзе дә дөньяның иң бай йөз кешесе исемлегендә. 2012 елда Сөләйман әр-Раҗихи (миллиардерның исеме шундый) үзенең бар байлыгын шәригатькә туры китереп 23 баласына бүлеп бирде дә, калганын – 25 миллиард Согуд риалын (6 миллиард АКШ долларына тигез) хәйрия фондына тапшырды. Ул болай да хәйриячелек белән байтак шөгыльләнгән иде. Әйтик, аның 200 мең финик пальмасы үсә торган, бер елга 10 мең тонна финик бирүче бакчасы бар. Бу бакча – дөньядагы иң зур вакыф фонды. Ул фонд Җир шарының төрле почмакларында мәчетләр төзү өчен акча бирә, ике изге мәчет – Әл-Хәрам һәм Мәдинәдәге пәйгамбәр мәчетләрендә ифтарлар оештыра, Мәккәдәге башка мәчетләрдә дә шул бакчаның җимешләрен учлап-учлап ашый аласың. Бу юлларның авторы, әйтик, Сөләйман әр-Раҗихи бакчасы финиклары тәмен яхшы белә.

Сөләйман әр-Раҗихи – Согуд Корольлегендәге король гаиләсенә карамаган бердәнбер иң бай кеше. Кайчандыр фәкыйрь гаиләдә туып, 9 яшеннән Эр-Риядтагы базарда йөк ташучы, 12 яшеннән айга алты риаллык хезмәт хакына ялланып пальмадан финик җыючы булып эшләгән. Ашчы булган, керосин сатып йөргән, айга 60 риаллык хезмәт хакына официант хезмәте күрсәткән. Ул укыган мәктәптә балалар өчен күңел ачу сәяхәте оештырганнар. Моның өчен бер риал акча түләргә кирәк булган. Киләчәктә бөек филантроп язмышы язылган малай исә бер риал акчага зар булган. Шулай да аңа бәхет елмайган: имтиханнарын уңышлы тапшырган өчен, укытучысы аны бер риал белән бүләкләгән.

Укуын уңышлы тәмамлагач, егет бизнес белән шөгыльләнергә булган. Башта яшелчә кибете ачкан, аннан Җиддә шәһәрендә тар гына бер бүлмәдә банк булдырган. Бүген ул банк – дөньяда хосусый капиталга нигезләнгән иң зур ислам банкы. Финанс эшчәнлегеннән тыш нинди генә тармакларда бизнес ачмаган, балачагы фәкыйрьлектә үткән бу кеше. Кайда гына эшләсә дә, ул эшкә ялланган персоналдан ике сәгатькә алдан килә һәм соңрак кайтып китә торган булган. «Мин катгый рәвештә эшлекле кешеләрне шәригатьтә рөхсәт ителгән кысадан чыкмаска, файда алабыз дип тыелган эшләр белән шөгыльләнмәскә чакырам, чөнки бу уңышсызлыкка китерә», –  ди ул үзе.

Ләкин минем сүзем миллиардерның байлыгы турында түгел, ә бер тиңсез шатлыгы хакында. Ныклап аякка басу белән, ул үзенең укытучысын эзләп китә. Мөгаллим инде пенсиядә, матди хәле авыр, мичкә ягарга ягулык алырлык та акчасы юк икән. Шәкерт укытучысын машинага утырта да: «Мин Сезнең алда бурычлы», – дип алып китә. Тегесе башта эшнең нидә икәнен аңламый: «Шул бер риалны тапшыру өчен алып барасыңмыни?» – дип сорый. Яхшы йорт һәм аның янындагы кыйммәтле машина янына килеп туктап, бу байлыкларның үзенә икәнен белгәч кенә күзенә яшьләр килә. Җитмәсә, кичәге укучысы барлык чыгымнары өчен дә моннан соң үзе түләп барачагын әйтә. Укытучы, билгеле инде, бер риал өчен артык зур бүләк алуын әйтеп, уңайсызлану белдерә. Сөлайман аңа: «Сез бер риал биргән көнне мин кичергән бәхет зуррак иде», – дип җавап бирә.

Чынбарлыктан алынган бу вакыйганың ике сабагы бар: беренчесе – ихлас сәдака итеп бирелгән мал бу дөньяда ук тау кадәр булып үсеп, үзеңә әйләнеп кайта ала. Икенчесе – бәхет өчен акчаның күләме түгел, синең аңа мохтаҗлыгың дәрәҗәсе күпкә әһәмиятлерәк.

Чынлап та, безнең кара акыл депутатлар, министрлар, хакимлек ияләре бу дөньяда бәхетле дип уйлый бит инде. Тик бик бәхәсле һәм какшау нигездә тора ул фикер. Әле менә соңгы сәгатьтә генә югарыдагылар тормышыннан бер аянычлы факт сәясәт сәхнәсе артыннан килеп иреште. Ил лидеры Федераль җыенга Юлламасын укыганда, бер бик мәшһүр депутат көлгән һәм җайсыз-уңайсыз сүзләр сөйләгән. Хәзер инде аның һәм гаиләсенең офшорлардагы байлыгын һәм ул байлыкның рәсми керемгә ни дәрәҗәдә туры килүен тикшерә башлаганнар. Җитмәсә, ул депутатның Белизда – ярларын Кариб диңгезе юган зур булмаган Латин Америкасы илендә икенче гражданлыгы да бар ди. Тиешсез урында көлгән һәм тиешсез сүзләр сөйләшкән ул депутатны бәхетле дип әйтеп карагыз хәзер менә. Аның бу тормыштан чын ләззәт алганы булды микән әле бер тапкыр булса да.

Ач карынга ашаган бер сынык икмәкнең, фәкыйрьлектән интеккәндә бүләк ителгән бер риал акчаның үзен дөнья тоткасы дип санаган югары чиновниклар һәм түрәләр беркайчан да тоймаган һәм тоймаячак та ләззәтне бирә алуын язманың башында Миркин әйткән безне киләчәктә көтәчәк маҗаралар алдыннан истә тотсак иде.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү