Киң күңелле әбекәй сабыйларны сөендергән

Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче 81 яшьлек Нурия Гафиуллина Рамазан аенда сабыйларны сөендергән. Ялгыз яшәүче, үзенең дә физик мөмкинлеге чикләнгән Нурия апа, ел саен кемнедер сөендерә. Быел исә ул, пенсия акчасын җыеп барып, авыру бала тәрбияләүче 7 гаиләгә 2 шәр мең сум акча өләшкән. Әбекәйне социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова озатып йөргән. Яхшы гамәлләре өчен 2017 елда “Ел хәйрияче” исеменә дә лаек була ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү