Хайп өчен 40 көн ач торган блогер үлгән

Россия блогеры Виталий Выграновский 40 көн ач торганнан соң үлеп киткән. Бу хакта НТВ хәбәр итте.

Виталий Ютубта блог алып барган. Ул үзенең язылучыларына 40 көн сусыз һәм ризыксыз торырга җыенганлыгы турында сөйләгән. Ул ачлыгын март аенда Мәскәүдә башлаган булган. Тик унынчы көнгә аның хәле начарайган һәм ул Абхазиягә китәргә булган. 20нче көнгә блогер тулысынча чистарынуы, ябыгуы турында сөйләгән, тик физик активлыкка көче калмавын әйткән. 35нче көндә Виталий үлем алды халәтендә булган, тик ач торуын туктатмаган.

— Бу бары тик уен гына иде. Бик кызык. Паразитлар бетте, ашау теләге юк. Тән һәм һәрбер күзәнәк тулысынча яңарды, — дигән ул.

Блогерның танышлары сүзләренчә, ул ач торуын туктаткан булган, тик үлеп киткән. Үлеме сәбәбе экспертиза нәтиҗәсеннән соң билгеле булачак.


Фикер өстәү