Табиб-невролог Эльмира Зәйнетдинова: «Хәтер начарлану аркасында кеше көндәлек эшләрне авырдан башкарса, ашыгырга кирәк»

 Элегрәк өлкәннәр «чире» саналган хәтерсезлек бүген яшьләр арасында да еш күзәтелә торган күренешкә әверелеп бара. Мизгел эчендә кирәкле әйберне кая куйганың, кемгә шалтыратырга тиешлегең, үтүкне сүндергәнме-юкмы икәнлегең онытыла да куя. Хәтерсезлек ни сәбәпле «яшәрә»? Хәтерне ничек яхшыртырга? Табиб-невролог Эльмира Зәйнетдинова белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Эльмира Мукарьямовна, хәтеребез ни сәбәпле начарая?

– Бүген, дөрестән дә, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә хәтере начарланудан зарлана. Бу баш миендәге хилафлыклардан бигрәк көндәлек тормыштагы эмоциональ киеренкелеккә дә бәйле. Стресслар, вакыт җитмәү, зур тизлектәге тормыш агымы – берсе дә эзсез югалмый. Кешеләр гел каядыр ашыга, кабалана. Көн дәвамында баш миенә әллә ничә төрле мәгълүмат кабул итәргә туры килә. Ул исә аларның барысын да эшкәртеп җитешә алмый. Шуңа баш мие, кешедән бераз ял «сорап»,  хәтерсезлек төймәсенә «басып куя». Әмма хәтер начарлануның башка сәбәпләре дә булырга мөмкин. Әйтик, туйганчы йокламау, гаджетлардан аерыла алмау, физик активлык җитмәү, дөрес тукланмау, начар гадәтләр дә хәтер начарлануга китерә. Калкансыман биз, бөер, гипертония, инсульт кичергәндә, организмда глюкоза алмашы бозылганда хәтер начарланырга мөмкин.

– Соңгы елларда хәтерсезлек яшәрә, дигән сүзләр белән килешәсезме?

– Әйе, дөрестән дә бүген хәтта балалар арасында да хәтернең начарлануы күзәтелә. Әмма моны күбрәк баланың хроник стресс кичерүе, талчыгу, йокысы туймау, дөрес тукланмавы аркасында игътибарсызга әйләнүе, зиһенен җыя алмавы дип карасак, дөресрәк булыр. Болардан баланың уку һәм ял режимын җайга салу хисабына котылырга мөмкин.

– Хәтер начарланганны кеше үзе сизмәскә дә мөмкин, диләр, бу чыннан да шулаймы?

– Хәтере начарланган кеше еш кына бу хакта белмичә, моңа  игътибар да итмичә яшәргә мөмкин. Шуңа күрә аның якыннарына игътибарлырак булырга кирәк. Хәвефле, депрессиягә бирелүчән кеше исә, киресенчә, чебеннән фил ясап, борчылырга урын булмаганда да хафага төшәргә мөмкин. Берәр әйбер яки кешенең исемен, ачкычны кая куйганыңны искә төшерә алмау, бүлмәгә нәрсәгә кергәнеңне оныту – чаң сугарга сәбәп түгел. Әгәр дә хәтер начарлану аркасында кеше көндәлек эшләрне авырдан башкарса, бутала башласа, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Ниндидер ризыклар ашап кына хәтерне яхшыртып буламы?

– Хәтерне яхшырта торган тылсымлы ризыклар юк. Интернетны ачсаң, майлы балык, йомырка, авокадо, җиләк, кәбестә, чикләвек, яшел чәйнең хәтерне тиз арада яхшыртуы турында әллә никадәр мәгълүмат табарга мөмкин. Әмма бу – бик бәхәсле мәсьәлә. Иң мөһиме – кеше дөрес тукланырга, вакытында ашарга тиеш. Туйганчы йоклау, көн дәвамында тиешле күләмдә чиста су эчәргә кирәклеге турында да онытырга ярамый.

– Коронавирус белән авырып терелгән кешеләр дә хәтер начарланудан зарлана.

–  Коронавирус белән авырган кеше зур стресс кичерә. Бу вирус баш мие күзәнәкләренә тискәре йогынты ясый. Аннары үпкәләр зарарлану аркасында баш миенә кислород җитми башлый. Бу шулай ук хәтер начараюга китерергә мөмкин.

– Хәтер начарлануны алдан кисәтеп буламы?

– Хәтерсезлекне кисәтү өчен иң беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында уйланырга кирәк. Начар гадәтләрдән арынып, спорт белән шөгыльләнү, күбрәк хәрәкәтләнү, саф һавада ешрак булу зарур. Китап уку, кроссворд чишү, тегү, бәйләү, шахмат кебек өстәл уеннары да хәтерне яхшыртырга ярдәм итә. Әйткәнемчә, эш һәм ял режимын көйләп, туйганчы йоклап, көн дәвамында чиста су эчү дә файдага булачак. Үз-үзеңә бикләнмичә, җанга якын кешеләр белән аралашу да – хәтерсезлекне кисәтү өчен менә дигән чара.

Хәтерне яхшырту өчен Эльмира Зәйнетдинова киңәшләре 

Буш вакытыгызда берәр предметка карагыз да аны күрүгә ниләр күз алдына килүен (ассоциация) барлагыз.

— Йоклар алдыннан көн дәвамында булган барлык вакыйгаларны – сөйләшү, очрашу, чараларны хәтердә яңартыгыз.

— Уйдан гына маршрутлар төзегез. Мисал өчен, өйдән кибеткә барам дип күз алдына китерегез. Шушы юлда сезгә очраячак һәр өй, агач, сукмакка кадәр искә төшерегез.

— Шигырьләр ятлагыз.

— Якын кешеләрегезнең телефон номерын яттан белсәгез дә файдага булачак.

— Бәйләү, тегү, рәсем ясау кебек кул эшләре дә хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү