“Росстат” мәгълүматларына караганда, март аенда республикада 4314 кеше гүр иясе булган. Узган елның мартындагы белән чагыштырганда 568 кешегә күбрәк дигән сүз бу. Ул чагында 3746 үлем-китем очрагы теркәлгән.
Татарстанда бер ел эчендә үлем-китемнәр саны 15,2 процентка арткан. Россия буенча бу күрсәткеч уртача 25,3 процент тәшкил итә. Идел буе федераль округында исә үлүчеләр саны 24 процентка ишәйгән.