23 яшьлек кыз фатирларына яшәргә керткән туганнарын үтергән

Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәрендә 23 яшьлек кыз ике пенсионерны үтерүдә гаепләнә.

69 һәм 70 яшьлек ирле-хатынлы пенсионерларның мәете фатирларында табыла. Алар вәхшиләрчә пычак белән кадап үтерелгән булган. Аларның фатирында яшәгән туганнары — 23 яшьлек кыз подъездда битлек кигән шикле ир кешене күрүен әйтеп, хокук сакчыларына хәбәр итә.

Соңрак кыз үзе аны фатирларында яшәткән туганнарын үтерүен әйтә. Кыз иртән кайткач низаг чыга һәм ул ир белән хатынны үтергән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү