Май бәйрәмнәре кесәгә сукмасмы?

Май бәйрәме гаилә бюджетына ничек тәэсир итәр? Сораштырудан күренгәнчә, россиялеләр акчасыз калырбыз дип хафалана. Шул ук вакытта ел саен шушындый язгы каникуллар булуына риза булучылар да шактый.

Коммерсантъ басмасы хәбәр иткәнчә, сораштыруда катнашучыларның өчтән бере ялга күпләп акча сарыф итмәү ягында.

Шул ук вакытта бәйрәмнәрдә керемнәрен арттырырга исәп тотучылар да бар. Һәр хәлдә һәр унынчы кеше шулай дип җавап биргән.

Халыкның 57 проценты ялларга күтәренке кәеф белән кергән һәм тормышка фәлсәфи карауларын белдергән. Алар фикеренчә бу яллар гына тормышны әллә ни үзгәртә алмый. Шуңа күрә әллә ни шатланырга да кирәкми, хафаланырга да сәбәп юк.

Стабильлек бәйрәмне ничек планлаштыруга бәйле. Шуңа күрә респондентларның 68 проценты өйдә калырга уйлаган. 27 проценты шәһәр читенә чыга, 3,5 проценты экскурсияләр өстенлек биргән. Бары тик 1,5 проценты гына курортта ял итәргә ниятләгән.

Респонцентларның 46 проценты озын ялларга каршы түгел. Ләкин май бәйрәмнәре кышкы ялларга тәэсир итә икән, алар майда кыскарак ял итеп эшкә чыгу ягында булуларын әйткәннәр.


Фикер өстәү