Җиңү көне истәлекле, битлекле, тагын да кадерлерәк булачак (ПРОГРАММА)

Бәйрәм – бер көнлек, хәтер – гомерлек. Татарстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Ветераннарны ничек хөрмәтлиләр? Бәйрәм көненнән нәрсә көтәргә? Хөкүмәт йортында журналистларга шул хакта сөйләделәр.

Бер көнлек хәтер түгел

9 Май җитәрәк кенә Бөек Ватан сугышы турында искә алалар дигән сүз була алмый. Бу көнне игътибар бары арта гына. Сугышта катнашучыларга, ветераннарга каралган башка төр ярдәм ел әйләнәсе дәвам итә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, ел башыннан 700дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалидына Җиңү көненә бәйле ел саен бирелә торган акча түләнгән. Моннан тыш җиде мең тирәсе азык-төлек җыелмасы таратылган.

Ул шулай ук ветераннарга күрсәтелә торган медицина һәм социаль ярдәм чаралары турында да әйтте.

– 2320 ветеранга социаль хезмәт күрсәтелә, стационар формада ярдәмне 65 сугыш каһарманы ала. Сугышта катнашучыларга даими диспансеризация узу да мөһим. Медицина тикшерүен ветераннарның 98 проценты узды. Ветераннарны дарулар белән тәэмин итеп тору да каралган. 4 ай эчендә 1273 кешегә гомуми бәясе 445 мең сумга исәпләнгән кирәкле дарулар кайтартылды, – диде Ләйлә Фазлыева.

Татарстанда 19 меңнән артык сугыш ветераны торак шартларын яхшырткан. Быел Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән 17 бинаны ремонтлау күздә тотыла. 15ендә эш бара икән инде.

Яшьләр читтә калмасын

Үсеп килүче буын 9 Майның нинди әһәмиятле көн булуын аңлый дигән фикердә Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. Шуңа да мондый бәйрәм алардан башка узмый.

– 9 Майга кадәр республикада «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе дәвам итәчәк.  250 меңнән артык тасма сәүдә үзәкләре, уку йортларында һәм башка җәмәгать урыннарында таратылачак. Яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары солдат каберлекләрен чистартуда катнаша. 22 июньгә кадәр «Кызыл канәфер» акциясе дәвам итә. Махсус түшбилгеләрне онлайн да, парк һәм скверларда да сатып алырга мөмкин. Җыелган акча ветераннарга дару, медицина кирәк-яраклары сатып алу, аларны дәвалау өчен тотылачак, – дип сөйләде министр. Ветеран яшәгән йорт алдында парад оештыру, «Җиңү вальсы» акциясе һәм башка проектлар оештырылачак. Яшьләр данлыклы очучы Михаил Девятаевка атап граффити ясаячак.

«Үлемсез полк» чарасына килгәндә, ул быел да онлайн рәвештә узачак. Дамир Фәттахов аңлатканча, катнашу өчен 2021.polkrf.ru сайтында теркәлергә кирәк. 9 Майда исә барлык катнашучыларның сурәтләре телевизион трансляция аша күрсәтеләчәк.

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Бәйрәмнең мәдәни афишасы да шактый бай. Һәркем үзенә хуш килгәнен сайлый алачак дип ышандыра оештыручылар.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова ассызыклаганча, 2021 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы, кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш башлануга 80 ел тула. Республиканың мәдәният оешмалары 300дән артык чара үткәрергә җыена. Анда 15 меңләп кеше катнашачак. Ирада Әюпова иң төп саналган чараларга тукталды.

– 7 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Җиңү көненә бәйле тантаналы чара узачак. Анда республиканың барлык ветераннары чакырулы. 8 майда хәрбиләр ретромашина һәм тарихи хәрби техникага утырып, Казанның һәр районыннан узачак, ветераннарны ишегалдында котлаячак. Волонтерлар исә махсус бүләкләр – азык-төлек җыелмасы таратачак. Анда Татарстан Президенты һәм Казан мэрының тәбрикләмәләре дә булачак. «Җиңү тәрәзәләре», «Хәтер шәме» акцияләре узачак. Театрларда премьералар, сугыш тематикасына спектакльләр күрсәтеләчәк. 10 майда «Калеб» иҗат берләшмәсе һәм Кариев театры «Муса. Моабит» дигән тамаша тәкъдим итәчәк, – дип сөйләде министр. Бәйрәм чаралары моның белән генә чикләнми, билгеле. Башкаланың парк һәм скверларында, музей, китапханәләрдә – үз программалары. Барлык яңалыкларны министрлык сайтыннан карап барырга киңәш итәләр.

Казанның мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов исә башкаладагы 9 Май бәйрәме ничек узасын сөйләде.

– Гадәттәгечә, бәйрәм һәлак булганнарның һәйкәленә чәчәк салу белән башланып, кичен салют белән тәмамланачак. Иртәнге 10да шәһәрнең Меңьеллык мәйданында парад оештырылачак. Аны карарга теләүчеләрне унынчы яртыга килергә сорыйбыз, чөнки коронавируска бәйле чикләү чараларын узарга кирәк булачак. Санитайзерлар куела, тән температурасы үлчәнәчәк, – диде ул. – Парадтан соң, театральләштерелгән концерт көтелә. Җиңү паркында да 7гә кадәр бәйрәм программасы каралган. Кичке 9да исә кабат Меңьеллык мәйданына чакырабыз, анда сугыш чоры җырларын җырлап, бәйрәмне салют белән төгәлләячәкбез.

Азат Абзалов парадка әзерлек вакытында һәм парад узасы көнне кайбер юлларның ябык булуын да искәртте. Шуңа да машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга һәм моны аңлап кабул итәргә сорыйлар.

Машина хәрәкәте чикләнә:

– 7 май: 16.00–22.00 аралыгында Меңьеллык мәйданында (шулай ук Уң һәм Сул Болак урамнары буйлап Чернышевский урамына кадәр);

– 8 майның 17.00 сәгатеннән 10 майның төнге 2.00гә кадәр Меңьеллык мәйданында хәрәкәт тулысынча чикләнә.

Татарстанда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында якынча 700 мең кеше катнашачак. Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов әйтүенчә, барлык чаралар да хокук саклау вәкилләре күзәтүендә оештырылачак. «4 меңнән артык хокук саклау органы хезмәткәре, 350 муниципаль хезмәткәр, 400 сак оешмалары хезмәткәре һәм бер меңләп иҗтимагый берләшмә әгъзасы җәлеп ителәчәк», – диде ул.

Бәйрәм бәйрәмчә булсын өчен башкаларның һәм үзеңнең саулыгын да кайгырту кирәк. Ләйлә Фазлыева шушы көннәрдә оештырылачак чараларның күпчелеге урамда узуга карамастан, халыкны битлектән килергә чакырды.

САН

Республикада 24416 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта катнашып, һәлак булганнарның тол хатыннары һәм сугыш инвалидлары яши (чагыштыру өчен: 2015 елда – 76839 кеше, 2020 елда – 32017 кеше). Шулар арасында 21 203 кеше – тыл хезмәтчәне, 139 кеше – элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 145 армия составына кермәгән Бөек Ватан сугышы катнашучысы бар.

СҮЗ УҢАЕННАН

Җиңү көнендә Зәйдә яңа һәйкәл куелачак. Исегездә булса, март аенда биредә композит материалдан эшләнгән һәйкәл янган иде. Аның урынына яңасын эшләделәр. Ләйлә Фазлыева һәйкәлнең әзер булуын әйтте. Яңа һәйкәл шул ук урынга урнаштырылачак.

Чулпан Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү