Путин 1 июльдән тирәнтен медицина тикшерүләре программасын башлап җибәрергә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә, коронавирус буенча эпидемиологик хәлдән чыгып, агымдагы елның 1 июленнән халыкка тирәнтен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризацияләр уздыру программасын тормышка ашыра башларга кушкан.

Бу хакта Президентың Федераль Җыенга юлламасы буенча поручениеләр исемлегендә әйтелгән. “Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, субъектларның башкарма хакимияте органнары белән берлектә: кешеләрнең вакытыннан алда үлеменә төп сәбәпләр булып торган авыруларны үз вакытында ачыклау өчен, шулай ук коронавирус инфекциясе кичерүчеләрдә чирнең йөрәк-кан тамырларына һәм башка системаларга, шул исәптән сулыш органнарына зыян китерү-китермәвен билгеләү өчен тирәнтен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация программасын тормышка ашыруны тәэмин итәргә”, – диелгән Кремль сайтында басылып чыккан документта.

Хөкүмәткә 25 июльгә кадәр, шуннан соң – ярты елга 1 тапкыр Президентка бу җәһәттән доклад тапшырырга кирәк булачак. Владимир Путин шулай ук Хөкүмәткә шушы медицина тикшерүләре һәм диспансеризацияләр нәтиҗәсендә чирләре ачыкланган кешеләрне өйләрендә һәм хастаханәләрдә дәвалау, тергезү программаларын киңәйтергә кушкан. Моннан тыш Министрлар Кабинетына кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм сулыш органнары авыруларыннан вакытыннан алда үлүен кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны эшләп, тормышка ашырырга кирәк булачак.

Моннан тыш 2021-2030 елларда С гепатитына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны этаплап тормышка ашырырга кирәк булачак.

Президент шулай ук 2021-2023 елларда федераль бюджет средстволары хисабына авылларга, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм кечкенә шәһәрләргә кимендә 5 мең яңа “Ашыгыч ярдәм” машинасын өстәмә рәвештә җибәрергә кушкан. 2022-2023 елларда авылларда һәм кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен кимендә 500 мобиль медицина комплексын сатып алырга кирәк булачак.


Фикер өстәү