11 яшьлек малайга сукбай этләр һөҗүменнән соң: «Мин бу эшкә үз акчамны да бирергә әзер»  

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да хуҗасыз этләр проблемасы көннән-көн җитдиләнә. Районнарга чыккач та, Интернет киңлекләрендә дә сукбай хайваннарның кешеләргә ташлану очраклары турында гел ишетеп, укып, язып торабыз.

Узган атнада Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә булган куркыныч вакыйга да әле озак вакыт халык теленнән төшмәс. Биредә мәктәптән кайтучы 11 яшьлек малайга сукбай эт һөҗүм итеп, ул аздан гына үлемнән калды. Канга баткан баланы узып баручылар күреп ала. Республика клиник балалар хастаханәсе табиблары яшүсмернең гомере өчен шактый көрәште. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте сүзләренә караганда, хәзерге вакытта да баланың хәле авыр әле.

– Малайга операция ясадылар, ул хәзер реанимациядә, үз аңында. Хәле авыр, әмма тотрыклы, – диде алар.

Бу вакыйгадан соң җинаять эше кузгатылган.

Әлеге вакыйга Рөстәм Миңнеханов игътибарыннан да читтә калмады. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына хуҗасыз хайваннарны аулау һәм аларны приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушкан.

– Президент район башлыкларына тиешле хезмәтләр белән берлектә караучысыз хайваннарны аулауны оештыруны һәм аларны приютларга урнаштыруны катгый йөкләде. Кешеләрнең, бигрәк тә соңгы вакытта даими рәвештә хуҗасыз хайваннарның корбаннары булучы балаларның гомере өчен куркыныч тудырырга ярамый, – диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, системалы эшне оештыру өчен муниципальара приютлар булдырылачак. Бу эш өчен республика Хөкүмәте җавап бирәчәк.

– Әгәр шәхси приютлар бар икән, аларга нәрсә кирәклеген ачыклыйк. Хәтта үз акчабыз белән ярдәм итәргә була. Мин бу эшкә үз акчамны да бирергә әзер, – дигән Татарстан Президенты.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2021 елның беренче кварталында гына да республикада караучысыз хайваннардан 1196 кеше зыян күргән. Татарстанда сукбай этләргә карата шикаятьләр саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 15 процентка арткан. Бу – медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны гына. Хәбәр ителмәгән очракларны да искә алсак, саннар шактый саллы килеп чыгар иде. Хуҗасыз хайваннардан зыян күрүчеләрнең саны 20 районда арткан. Вазгыять аеруча республиканың алты районында катлаулы.

Исегезгә төшерәбез: закон таләпләре буенча, торак пунктларга 200 метрга кадәр якынлыкта утлы корал белән керергә һәм этләрне ауларга ярамый. Димәк, сукбай этләрдән котылуның башка чарасын эзләргә туры килә. Һәм соңгы елларда аларны эзлиләр дә кебек, тик әлегә нәтиҗәләре генә куандырырлык түгел. Хуҗасыз этләрне аулаган очракта урнаштыру өчен махсус шартлар булырга, алар ветеринария тикшерүе узарга тиеш. 2014 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән «Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында»гы карар нигезендә, республикада сукбай этләрне контрольдә тотуның кайбер вәкаләтләре муниципалитетларга тапшырылды. Моның өчен акча республика бюджетыннан субсидия формасында бирелә.

 


Фикер өстәү