Йолдыз Исәнбәт: «Халык мине матур килеш исендә калдырсын»

Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз Исәнбәт вафат булган. Ул «Бөекләр эзеннән» сәхифәсе өчен әтисе турында истәлекләре белән бүлешкән иде. Тик камерага төшүдән баш тартты. Халык мине матур килеш исендә калдырсын дигән иде. Хәзер аның сөйләгәннәрен кабат сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Йолдыз Исәнбәт, язучының кызы, музыка белгече, педагог:

– Бәләкәй чагымда (5–6 яшьләремдә) ук безнең йорт балаларыннан мин урыс халкының Иисус Христос дигән аллалары барлыгын белә идем. Шулай да, бер көнне белемемне тулыландырырга теләпме, әтидән «Иисус Христос ул кем?» – дип сорадым. Әти, гадәттәгечә, минем сорауга бик кыска җавап бирде: «Иисус Христос – ул миф». Мондый аңлатма мине тулысынча канәгатьләндерде, чөнки «миф»ның нәрсә икәнен мин, үземчә булса да, инде белә идем (әкият, уйдырма). Ләкин әтигә үз җавабы бик кыска булып күренде, ахры. Ул: «Ә менә Мөхәммәд пәйгамбәр – тарихи шәхес», – дип өстәп куйды. Һәм, шуны дәлилләп, Мөхәммәд, өстендәге киеменең читендә йоклап яткан песине борчымас өчен, аңа яткан урыныннан куып тормыйча, киеменең чабуын гына кисеп алып, утырган урыннан торып китүе турында сөйләде. Бу сөйләшүдән мин әтинең песи халкын бик югары дәрәҗәләвен аңладым һәм үзем дә песиләр белән махсус кызыксына башладым.

Ә сугыштан соң, мин 10 яшьләрдә булган вакыттан алып, безнең өйдә берсе артыннан икенчесе 1–2 сары таплы ак төстәге ана песиләр яшәде – башта миңа язучы Кави абый Нәҗми бүләк иткән бер күзе кыек Сары Каш, аннары кыска гына вакыт аның Мыртый исемле кызы. Сары Каш бик тиз өйгә хуҗа булып алды. Ул, уйлавынча, әни песинең колы иде (ашату, эчерү, аның артыннан җыю, дәвалау, тәмле үләннәр алып кайту, ул нигәдер теләмәсә – аның яңа туган балаларын пипеткадан ашату һ.б.), мин – асравы һәм тәрбиячесе (аның белән сөйләшү, уйнау, колак артларын һәм эчен кашу, сыйпау, иркәләү), ә әти – үзенә (песигә) тиң зат. Белмим, әтинең аны берәр сыйпап куйганы яки аңа берәр җылы сүз әйткәне булган микән? Ләкин алар күп сәгатьләрне бергә үткәрәләр иде. Әти песигә үзенең язу өстәлендәге кулъязмаларны таптарга, алар өстендә сузылып аунарга, өстәл лампасының утын каплап, аның җылысында изрәп йокларга, хәтта әтинең үзенең язу кәгазьләрен куярга урын калдырмыйча кылануына чыдый иде.

Минемчә, алар ничектер сүзсез, тавышсыз, туп-туры әллә нинди сихерле ми дулкыннары яки космос аша аралашалар иде һәм бер-берсен бик яхшы аңлап һәм бу дөнья турында бер фикердә булып яшиләр иде. Әтидән берничә мәртәбә «Песиләрнең психологик халәте бик катлаулы» дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Әти песи белән рухи аралашмаса, алар уй-фикер-хисләрен бер берсенә җиткермәсә, мондый нәтиҗә нәрсәгә нигезләнер иде икән соң?

1950 нче еллардан башлап песиләр белән турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә песи темасы өчен гадәти булган, яшь чагында язылган «Әбием янында» шигыренә әти иҗатында өч яңа әсәр өстәлә.

«Мияубикә төше»н мин автобиографик әсәр дияр идем. Әтинең шигырьне рәттән беренче мәртәбә тәмләп укыганын һәм, бигрәк тә, укып бетергәч ачынып әйткән мыскыллы сүзләрен ишеткәч («Булдымы сиңа тәмле пәрәмәч, каһәр суккан нәрсә?»), мин бу әсәрдә ул үз хыялларын тасвирлавын аңладым. Илледән узган язучы 1953 елда гомерендә беренче күләмле җыентыгы чыгуын көтеп йөргәндә обком һәм татар язучылары тарафыннан сәяси кыйналып, Мияубикә шикелле татлы төштән айнуы турында.

Әти үзе бик канәгать булган «Мырауҗан агай хәйләсе» татар язучылары тормышындагы ниндидер барып чыкмаган интрига турында булырга тиеш.

Ә менә зур күләмле мавыктыргыч «Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары» – бу инде татар әдәбиятында эчтәлеге белән дә, әдәби төре (жанры) белән дә Исәнбәткә хәтле очрамаган яки очрап сакланмаган Европа әдәбиятында «Илиада» яки «Одиссея» эпик поэмалары һәм урта гасыр авантюралы һәм маҗаралы романнары кебек әсәрләрнең вакытлы урынбасарлары булып торган әсәр дип ышанам.

Фото: Салават Камалетдинов/ Татар-информ


Фикер өстәү