Ябыгырга комачаулаучы зыянлы 5 гадәт

Диетолог Ирина Писарева “Звезда” телеканалы хәбәрчесенә нинди зарарлы гадәтләрнең артык килолардан котылырга комачаулавы турында сөйләгән.

Белгеч әйтүенчә, иң элек аз хәрәкәтләнү гадәтен онытырга кирәк. Матдәләр алмашын акрынайтып, май катламы утыруга китерә ул чөнки.

“Икенче начар гадәт – кичен җимеш ашау. Җимешне көннең беренче яртысында – 16.00 сәгатькә кадәр ашау шарт, чөнки табигый шикәрләрдән генә торса да, барыбер глюкоза, фруктоза, сахароза бит. Шуңа күрә кичкә таба җимеш ашау киңәш ителми. Әйе, хәтта җимеш тә симерүгә китерергә мөмкин”, – дип аңлаткан ул.

Ябыгырга комачаулаучы тагын бер гадәт – ул да булса соң йокларга яту. Белгеч аңлатып үткәнчә, йоклаганда, организм торгызыла, иммунитет ныгый, гормоннар тиешле баланска китерелә. Аның сүзләренә караганда, тәүлегенә кимендә җиде-сигез сәгать йоклаган очракта гына организм тиешенчә ял итә.

Шулай ук ашыгып ашау да артык килолардан котылуга аяк чала. “Кабаланып ашаганда, организм ризыкны эшкәртергә өлгерми, шуңа тамак та туймый. Нәтиҗәдә кирәгеннән күбрәк ашала”, – дип кисәткән диетолог.

Ябыгучыларга иртәнге аштан баш тарту да комачаулый. Кайберәүләр, ябыгырга кирәк, дип, иртән ашамау ягын карый. Әмма иртә белән һичьюгында җиңелчә генә капкалап куярга кирәк. Ник дигәндә, Писарева аңлатып үткәнчә, иртәнге аш матдәләр алмашын кузгатып җибәрә һәм энергия бирә. Диетолг сүзләренә караганда, иртән ашамау кичен күп ашауга китерә. Шул ук вакытта нәкъ менә иртәнге һәм төшке ашлар калориялерәк, туклыклырак булырга тиеш.


Фикер өстәү