АКШта яшәүче Нури Чопануглы: «Татарча сөйләшәбез – өйдә тәртип шундый»

Ике татарның русча сөйләшүе аның башына сыймый. Татар белән татар татарча сөйләшергә тиеш, ди ул. Татар теле һәм әдәбиятыннан  башкалада узган VIII халыкара олимпиадада гран-при иясе булып танылган, АКШта яшәүче Нури Чопануглы әйтүенчә, милләтнең күрсәткече – тел.

– Мин АКШның Сан-Франциско шәһәрендә туып үстем. Гимназияне тәмамлап, быел   Калифорниядәге  Беркли университетында беренче курста белем алам. Инженер булырга җыенам, әмма киләчәктә бизнеска кереп китү теләгем дә бар, – ди Нури. – Мин 80 процент – татар, 20 процент – төрек. Саннар, номерларны татарча бик белмим. Шуңа да карамастан, үземне тулысынча татар дип саныйм. Татар телем – беренче, төрекчәм – икенче, инглизчәм – өченче телем. Мәктәпкә кадәр инглизчә  бер авыз сүз дә белми идем.  4–5 яшьтә бераз японча да өйрәнә башладык. Гимназиядә дә  ике ел япон дәресләре алдым. Японча аңлыйм. Русча кайбер сүзләрне генә беләбез. Гаиләдә әти белән әни күбрәк татарча сөйләште. Әти төрек  сүзләрен дә кыстыра иде. Игезәк сыңарым Өмет белән гел татарча сөйләшәбез. Мәктәптә укыганда татарча серләштек. 4 нче сыйныфта укучы Наилә исемле сеңлем дә бар әле минем. Әгәр дә ул  инглиз сүзләрен ялгыш кыстыра башласа, татарча сөйләшәбез, дип төзәтәбез. Бездә тәртип шундый.

Әнисе Диләрә – тумышы белән Казаннан. Башкалада  музыка мәктәбендә укыткан.  Сан-Францискода татар балаларына дәресләр оештырган, алар өчен китап бастырган. Әтисе  Җүнәйт  Япониядә туган, аннан Төркиягә киткән. Укырга Берклига килгән.   Заманасында  татар оешмасын җитәкләгән. Бүген инде исән түгел. Нури әйтүенчә, татарларны берләштергән җәмгыять 1960 елдан бирле эшли. Андагы яшьләрне ул үзенең дуслары дип саный.

-Татарча сөйләшергә әни өйрәтте. Әти эштә булганда, безнең белән гел татарча аралашты. Катлаулы сүзләрне белеп бетермибез. Шуңа күрә әни безгә: «Сез  «кухня татары» кебек», – дип әйтеп куя. Ләкин аралаша алабыз бит, бу – иң мөһиме.  Үз телеңне белмәсәң, син кем? Татар булып та, туган телеңдә сөйләшмиcең икән, син – татармы? Япониядә туып, японча белмәсәң, син – японмы? Туган телеңне белмәсәң, син кеше була алмыйсың дип уйлыйм. Казанда  биш тапкыр булганым бар. Башкалада бер айдан да артыграк торган юк. «Сәләт» лагерена 3–4 тапкыр барырга туры килде. Әмма анда татарлар бер-берсе белән русча сөйләшергә тырыша. Бу яхшы нәрсә түгел. Казанда татарчаны күбрәк дәү әти, дәү әни өйрәтә. Һәрхәлдә мин белгән гаиләләрдә шулай. Әгәр балаңны татарча сөйләшергә өйрәтмәсәң, сөйләшми дип ачуланып булмый. Ул аны каян белергә тиеш? – ди ул.

Татар теле һәм әдәбиятыннан узучы олимпиада турында Нурига әнисе узган ел әйткән. Татарлар Сан-Францискода да, Калифорниядә дә бар дип, егет үзенең белемен күрсәтергә тәвәккәлләгән. Башка елларны чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез олимпиадада катнашырга башкалага килсә, пандемиягә бәйле рәвештә быел биремнәрне онлайн үтәргә туры килгән. Нури беренче тапкыр гына катнашса да,  җиңү дә яуларга өлгерде.  Ул үзенә караганда Өмет татарчаны яхшырак белә дип саный. Олимпиада нәтиҗәләрен төнлә хәбәр иткәннәр. Игезәге  Нурины уятып, шатлыклы хәбәр җиткерсә дә, йокы аралаш берни абайламаган. Бары  иртән генә моның зур сөенеч икәнен аңлаган.  Олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында Нури   сәламен видео аша җиткерде. Аның беренче сүзе: «Әнигә рәхмәт», – иде.

— Кайда гына яшәсәң дә, татар телен өйрәнеп була. Бүген моның өчен Интернетта да мөмкинлекләр бар. Татарлыкны үстерергә татар турында видеолар, кинолар, мультфильмнар да булыша.  Олимпиадада катнашып, мин шуны күрсәтергә теләдем, – ди 19 яшьлек милләттәшебез.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү