Раил Садриев: «Тагын 5–10 елдан авылда үз йортың, бакчаң булган җирдә яшәү, бала тудыру рәхәт булачак»

Толымбайга Буа Татар дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриевның бакчасын күрергә дип сугылган идек. Халыкара театр көнендә үк беренче кыярлардан авыз иткән артистның бакчасын «Инстаграм» аша күзәтү – бер хәл, ә үз күзләрең белән күрү – бөтенләй  икенче.  Безгә  сәхнәдә хыялый кебек күренгән Раилнең җиргә мөнәсәбәте, тормыш фәлсәфәсе дә кызык. Күк кешесеме ул, җирнекеме? Бизмәндә кайсы ягы  күбрәк баса?

Түбәтәй

Пандемия вакытында халык театрга йөрүдән туктамаган. Элек халыкның 93 проценты – читтәге, 7 проценты Буадагы тамашаларга йөргән булса, хәзер вазгыять үзгәргән. Гомердә  булмаганны, гыйнварда – 6, февральдә – 8, мартта 9 спектакль  күрсәткәннәр.

– Буада елга иң күбе 10–12 спектакль куя  идек.  Бездә  63 процент – татарлар, 20 процент – руслар, 17 процент чуашлар яши. Репертуар бик нык үзгәрде. Пандемия башкача яшәргә өйрәтте. Кеше рухи дөньясына күбрәк вакыт сарыф итә башлады. Тамашачылар саны күбәю дә шуның нәтиҗәсе, – ди Татарстанның халык артисты Раил Садриев. – Эштә планерка үткәреп, хезмәттәшләрем белән  халыкка нәрсә кирәген уйладык. Колакка ниндидер ноталар килгән кебек булды, эчке сиземләүгә таянып, исемлекне сайладык. Миңа еш кына: «Раил, син Мәскәү, Питер театрларына ияреп китеп, татарлыгыңны югалта күрмә тагын», – диләр. Юк, мин беркайчан да татарлыгымны югалтмаячакмын. «Канкай улы Бәхтияр»  спектаклендә Пугачев янына килгәч, Бәхтияргә  баш ияргә кушалар. Түбәтәеңне сал, диләр. Бәхтияр исә, татарның түбәтәе башы белән бергә салына, ди. Мин дә – шул кешеләрнең берсе, әмма минем түбәтәй салына торган. Беренчедән, түбәтәйне салу ул – башка традицияләргә ихтирам,  икенчедән, мин – татар, түбәтәем  бар, дип мактанып йөрүдән файда юк.

Сүзнең туган телгә борылуы әңгәмәне дә, Раилне дә кайнарлатып җибәрде.

 Туган тел

…Татарның ханнар заманыннан бирле юлбашчысы булмаган. 1991 елда Президент булдырылды.  Ничә йөз еллар булмаган даирәгә кереп, вазгыятьне татарның киләчәгенә, барлыгына корырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ике Президент та – авыл баласы: берсе – Актаныштан, икенчесе – Сабадан.  Бүген Татарстан аша дөньякүләм поезд узып бара.  Бөек үзгәрешләр чорында Россия шунда 9–10 нчы вагонга сикерә, беренчесендә – кытайлар, өченчесендә – американнар, их, татарга да шунда ничәнчедер вагонга сикереп каласы иде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка да әйттем. Ил булганда гына адәм баласы үзен кеше итеп хис итә. Авылга иң яхшы ният белән кайтып төшәсең. Борынга үлән исе керә, яшьлек искә төшә, мунча якканнар, мичтә бәлеш пешә, туганнар кайткан.  Әни булганда гына бөтен әйбер бар. Әни  бетсә, абый  – юләр, хатыны да шундыйга әйләнә. Татарстан – илнең һава торышын ясаучы төбәкләрнең берсе. Ул төп  багана булып тора. Кем ул татар? Ник ул татарча сөйләшми? Татарның киләчәге кризисларга бәйле. Аллага шөкер, пандемия кризисы килеп чыкты. Кечкенә милләт, телләр, мәдәниятнең мөмкинлек чоры туды. Татарстан дәүләтенең активлашу чоры бу. Киләчәк Президентын татарлыкны алга сөрүче дип күзаллыйм. Ул татарча фикерли, Тукайның шигырен өч куплет булса да яттан сөйли белүче, татар әнисе булмаса, аны әбисе тәрбияләгән булырга, исеме – татар, татарча сөйләшә белергә  тиеш.

Бүген җитәкчеләр арасында татарча сөйләшүчеләр саны 20 процентка арткан. Нәтиҗә күренә башлады. Әгәр район башлыгы спортчы булмаса, районда спортның әсәре дә  булмаячак, сәнгатьне, телнең кирәклеген аңламаса, сәнгать тә, тел дә юк. Акчаң булып кына, синең эчтәлегең юк икән, син – буш кеше.

Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә… Бу кою казу, ярдәм итү, игелекле эшләр кылу гына түгел, йөз тапкыр Мәккәгә хаҗ кылуга тиң. Париж, Австралиядә татарны биюче Рудольф Нуриев аша белсәләр, аның милләт эчендәге бөеклеге  Тукай  белән билгеләнә. Телне саклап калу өчен көрәш кырында бернинди акча да хәл итми, теләгебез, уйларыбыз  хәл итә. Мин телим икән, хатын да, улым белән килен дә, оныклар да татарча сөйләшә. Ник минеке белә? Бер авыз сүз татарча белмәгән хатынга өйләндем, улым «Сәләт» мәктәбен узды. «Че, дученька», «лампочка потухла» дип туган телен вата-җимереп сөйләшкән татарларны аңлый алмыйм. Шундый кешеләр – милләтнең бер күренеше. Татарны саклап кала торган бердәнбер әйбер – тел. Әлегә эстрада ыштансыз булса да, татарча җырлый, театр да татарча уйный әле, китап сатылмаса да, әдәбиятны укыйлар. Өч әйбер булмаса, милләт бетә: бу – әдәбият, сәнгать, театр.

Авыл

Татарстанның халык артисты Раил Садриев, халык яшәү кыйммәтләрен оныта бара, дип саный. Менә шуңа борчылырга кирәк. Кеше ашый, эчә, хаҗәтен үтәргә бәдрәфкә бара. Адәм баласы авылын, бакчасын, тамырларын оныта.

– Алда зур кыенлыклар тора, шуңа да карамастан, иманым камил, киләсе биш  елда хет Канадада, хет Россиядә яшәү уңайлы булачак. Ковид безне битарафлыктан арындырырга тиеш. Ә тагын биш елдан халык мегаполиска түгел, кечерәк шәһәрләргә тартылачак. Тагын 5–10  елдан  авылда  үз йортың, бакчаң булган җирдә  яшәү, бала тудыру рәхәт булачак. Без шуңа барабыз, – ди ул. – Мин авылда үзем теләгән җирдә яшим. Монда балачак исләре, таныш  күренешләр, кычыткан, алабута, күршеләр… 340 ел элек бабайлар шушы урынга нигез салган. Бу – мине энергетик яктан тулыландыручы урын. Дуслар арасында миллионерлар  да бар,  аларның йортлары белән чагыштырганда  безнеке бер бәләкәй нокта кебек. Тик  йортыбызда җан бар, безгә килгән кешенең тиз генә китәсе килми. Мин үземне теләсә нәрсәне җанландыручы кеше дип саныйм. Диванны сыйпап алсаң, җан иңгәндәй була. Өстеңдәге  күлмәгеңне җайлы дип кисәң, ул гел шундый булачак. Бакчага чыгып, үсентеләр белән сөйләшсәң, алар башка төрле энергия бирәчәк. Мин һәрвакыт гармониядә яшәргә яратам. Авылда яшәүдән сихәт алам. Теләсәм, сәгать ярым эчендә үз эшем буенча  Казанга, башка  шәһәрләргә барып җитәм. Монда бөке дә юк. Кешенең бөтен авыруы эчке халәте белән тышкысы туры килмәүдән килеп чыга. Мин ике гаиләгә яшим: берсе – театр, икенчесе – гаилә. Бакча – хобби. Анда казынырга 1–2 сәгать вакыт җитә. Быел кышкы бакча ясадым. Киләсе елда экзотик агачлар утыртырга җыенам.  Ничә төп үсемлек утыртканымны санамыйм, күз тия.  Кыяр, помидор, борыч һәм башка яшелчәләр үстерәм. Кишер белән суган түтәлләрен, ял итсен өчен, ел саен чиратлаштырам. Кишернең иртә ашый торганнарын алам. Кыярның төрле сортлары бар, үзлегеннән серкәләнәләр. Әллә нинди технологияләр белән үстермим, иң мөһиме, күңел җылымны бирәм. Аларга шул да җитә.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү