Зәйдә янган һәйкәл урынына яңасы куелган

Хөкүмәт йортындагы брифинг вакытында билгеле булганча, 9 майда Зәйдә янган «Азатлык алып килүче сугышчы” һәйкәле урынына яңасы куелырга тиеш иде. Ул инде бүген үк паркка китерелгән. 

Һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгән. Скульптураны Җиңү бульварына алып килгәннәр һәм урнаштырганнар.

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге янган һәйкәлне торгызуда ярдәм итү инициативасы белән чыккан.

Зәй районы башлыгы: “9 майга Зәйдә яңа һәйкәл куелачак”

 


Фикер өстәү