Татарстан табиблары ялгышлык белән уксус эчкән студентны коткарган

Медицина университетында белем алучы бер студент бәйрәм алдыннан гына Республика клиник хастаханәсе реанимациясенә эләккән. Мисырдан Казанга укырга килгән егет ялгышлык белән 9 процентлы уксус эчкән. Бу хакта  “Татар-информ” агентлыгына РКБ матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Баксаң, егет, пыяла стаканга салып куелган серкәне су дип уйлап эчкән икән.

Табиблар студент-медикның үңәче, ашказаны һәм уникеилле эчәге пешүен ачыклаган. Алар махсус зонд ярдәмендә эчке органнарын юдырып, егетне реанимациягә салган.

Хәзер студентның хәле яхшыруга таба бара. Табиблар аны уксусның тагын да куркынычрак нәтиҗәләреннән йолып калуга ирешкән.


Фикер өстәү