Мурашко хастаханәдән чыгар алдыннан прививка ясатырга тәкъдим иткән

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко төбәкләр белән коронавирус инфекциясенә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсендә теләгендә булганнарга  хастаханәдән дәваланып чыгар алдыннан прививка ясарга тәкъдим иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Өлкәннәр һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, шикәр чиреннән интегүчеләр безнең төп игътибар үзәгендә калып килә. Халыкның бу төркемнәрен вакцинацияләүне мөмкин кадәр уңайлырак итәргә кирәк. Мәсәлән, прививка ясауны хастаханәдән дәваланып чыгар алдыннан хәл кылырга мөмкин”.

Шул ук вакытта Мурашко кешеләрнең үз ихтыяры белән генә мондый адымга барырга тиешлеген искәрткән.

Министр шулай ук Россиядә коронавируска бәйле вазгыятьне, киеренке, дип бәяләп, бары тик халыкка вакцинация үткәрүнең генә проблеманы хәл кылуга ярдәм итәчәген әйткән.


Фикер өстәү