Путин вәгъдә иткән 10ар мең сумның кайчан биреләчәге билгеле

Балалы гаиләләргә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан вәгъдә ителгән 10ар мең сум күләмендәге акча 17 августка кадәр биреләчәк. Россия Хөкүмәтендә акча бирүнең шундый вакыты билгеләнде, дип хәбәр итә ТАСС.

Министрлар Кабинетыннан аңлатып үтелгәнчә, Премьер-министр Михаил Мишустин җаваплы ведомстволарга – Сәламәтлек саклау, Финанс, Мәгърифәт, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыкларына, “Рособрнадзор” һәм Россия Пенсия фондына бу түләүләрне шушы көнгә кадәр хәл кылу турында доклад әзерләргә кушкан.

Ведомстволар шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм тулы булмаган, балалы мохтаҗ гаиләләргә айлык акчалата ярдәм итүне башлап җибәрү турында хисап тотарга тиеш булачак.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин апрель аенда Федераль Җыенга Юлламасында алты яшьтән унсигез яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр 10ар мең сум бирүне тәкъдим итте.

Ведомстволар шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм тулы булмаган


Фикер өстәү