Май аенда гына янгында 10 кеше үлгән

Республикада ел башыннан 2053 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел бу сан 1700 генә булган. Быел янгында һәлак булучылар саны да арткан. 2020 елның 4 нче маена кадәр янгында 45 кеше үлгән булса, быел бу сан 87 гә җиткән! Бу хакта Министрлар Кабинетында узган Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр иттеләр. Очрашуны Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев сүзләренә караганда, күп кенә районнарда халык белән эшләү җитми.
– Аксубай, Әлки, Алексеевск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай, Теләче, Чирмешән районнарында янгын очраклары арткан. Үлем очраклары исә Әлмәт, Чаллы, Югары Ослан, Бөгелмә, Лаеш, Чирмешән районнарында күзәтелде, – ди Сергей Сергеев. – Янгынның 47 проценты коры үлән яну, 41 проценты яшәү урыннарында, 12 проценты башка сәбәпләр аша килеп чыкты. Майның 4 көнендә генә дә янгында 10 кеше һәлак булды. Ел башыннан янгын куркынычы таләпләрен бозган өчен 281 беркетмә төзелде. 534 мең сумлык штраф салынды.
Сергеев табигать янгыннарына тукталды. Ел башыннан 700 дән артык шундый очрак теркәлгән.
– Мондый янгыннар вакытында чүп һәм коры үләнне җыештырмаганга килеп чыга. Бүген яна торган үлән узган елгы бит инде ул. Димәк, алар вакытында җыелмаган. Быелгы ел бигрәк куркыныч, – ди Сергей Сергеев.
Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да моның кадәр янгын булганын өлкәннәр дә хәтерләми, ди.
– Республикада соңгы елларда янгын хакында хәбәр бирүче җиһазлар куела башлады. Димәк, янгын очраклары кимергә тиеш иде. Тик кызганыч, әлегә киресе күзәтелә, – диде ул.
Алексей Песошин янгыннар саны артуның сәбәпләрен ачыкларга кушты.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү